tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев кырым-татар иҗтимагый телерадиокомпаниясендә булды
Васил Шәйхразыев кырым-татар иҗтимагый телерадиокомпаниясендә булды

Васил Шәйхразыев кырым-татар иҗтимагый телерадиокомпаниясендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде. Биредә ул кырым-татар иҗтимагый телерадиокомпаниясендә булды. Аны «Милләт» телеканалының генераль директоры Лиля Веджатова каршы алды.

«Милләт» – кырым-татар телендә эшли торган бердәнбер канал. Телеканал 2015 елның 1 сентябрендә эшли башлады. Ул тәүлек әйләнәсе ике телдә – кырымтатар һәм рус телләрендә тапшырулар күрсәтә. Аның контентының 82,13% кырым-татар телендә.

“Ватан седасы” – радиостанция, аның дулкыннарында кырым-татар теле яңгырый, ул үз эшенең профессионаллары командасы. Эфирда тәүлегенә 24 сәгать эстрада һәм халык җырлары бирелә, алар милли колорит белән сугарылган. Дәртле алып баручылар, бик күп кызыклы рубрикалар, студия кунаклары белән актуаль әңгәмәләр көн саен радиостанция дулкыннарында көтә. Радио Кырым Республикасы территориясенең 85% колачлый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*