tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киекле егетләре гает көнендә авыл халкына бәйрәм ясады
Киекле егетләре гает көнендә авыл халкына бәйрәм ясады

Киекле егетләре гает көнендә авыл халкына бәйрәм ясады

Зөлфәт Сөнгатуллин төркемендәге Киекле авылы егетләренең изге Рамазан ае хакы-хөрмәтенә кылган игелекле гамәлләре быел да чикләнеп калмаган булып чыкты.

Бәйрәм кичендә, Рамазан шәрифне зурлап үзләренең хәләл малларыннан саллы өлеш кертү ниятендә, шушы төркем егетләре бергә берләшеп, үз көчләре белән мулдан әзерләнгән Гает бәйрәме табыны оештыру хәстәренә керештеләр. Төнге уникеләр тирәсендә башланып киткән шундый шатлыклы да, игелекле дә мәшәкать нәтиҗәсе буларак, мәхәллә мәчетенә җыелган авылдашлары һәм дин кардәшләре гает намазын тәмамлап чыгуга, мул табыннар артында төрле ризык-нигъмәт белән яңа гына пешеп чыгып, кайнар парларын бөркеп торган хуш исле пылау көтеп тора иде.

Бәйрәм тәгаме буларак, авызлардан сулар китерерлек пылауны бик  яратып авыз иттеләр.

Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп башкаргән игелекле гамәлләре әҗер-саваплардан булып, тоткан чыгымнары үзләренең хәләл малларының гошереннән булса икән дигән максатта игелекле гамәлләр кылып яшәгән Зөлфәтнең үзенә һәм аның төркемендәге мәхәллә егетләренең һәркайсына: Илнур Гафиятуллин, Рөстәм Гомәров, Илдар Садыйков, Рамил Мингалимов, Илшат Әхмәтов, Данис Айсин, Рифат Әбделвәлиев, Равил Мингалимов, Илфат Әбделвәлиев, Рәис Шәмсетдинов, Айрат Зәгретдинов, Алмаз Галямов, Раил Мингалимов, Зөлфир Сөнгатуллин, Рәзил Даутовка олы рәхмәтләр белдереп, үзләренә исәнлек-саулык һәм гаилә бәхете теләп калам.

Хөрмәт белән, Нурлат районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гөлия Галямова.

Чыганак: nurlat-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*