tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы белән очрашты

Бүген, Кырым Республикасына эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты.

Бүген Ялтаның фашист илбасарларыннан азат ителүенең 80 еллыгы. Апрель аенда шулай ук Кырымның яңадан Россиягә кушылуына 10 ел тулды. Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксеновны әлеге бәйрәмнәр белән котлады, бүгенге сәфәр турында мәгълүмат бирде, Советлар Союзы Герое, милләттәшебез Гали Мәҗитовка күрсәткән игътибар һәм хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Сергей Аксенов Татарстан Хөкүмәтенә һәм халкына исә һәрвакыт күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен җиткерде

Бүген Ялтада Г.Мәҗтов скверы һәм каһарманга һәйкәл ачыла. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның октябрендә бюстны урнаштыру мәсьәләсе турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация һәм Ялта Хөкүмәте фикер алышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*