tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатыйп Миңнегулов исемендә фәнни-гамәли конференция узды
Хатыйп Миңнегулов исемендә фәнни-гамәли конференция узды

Хатыйп Миңнегулов исемендә фәнни-гамәли конференция узды

12 май көнне танылган әдәбият галиме, РФ Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан университетының мактаулы профессоры, күп санлы дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловка 85 яшь тула.

Юбилей кысаларында Казан шәһәренең 11 нче татар гимназиясендә Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов исемендәге “Дөньяда сүзебез бар…” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул Хатыйп Миңнегуловны якынлашып килүче юбилее белән Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*