tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев мөфти Хаҗи Эмирали Аблаев белән очрашты
Васил Шәйхразыев мөфти Хаҗи Эмирали Аблаев белән очрашты

Васил Шәйхразыев мөфти Хаҗи Эмирали Аблаев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде. Биредә Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, мөфти Хаҗи Эмирали Аблаев белән очрашты.

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, мөфти Хаҗи Эмирали Аблаевны узган Рамазан бәйрәме белән тәбрикләде, сәфәр программасы белән таныштырды. Милли Шура рәисе 17-18 май көннәрендә узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына һәм 19 май көнне узачак Изге Болгар җыенына чакырды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*