tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Стәрлебашта “Ак калфак” оешмасы рәсмиләште
Стәрлебашта “Ак калфак” оешмасы рәсмиләште

Стәрлебашта “Ак калфак” оешмасы рәсмиләште

2024 ел Русия президенты Владимир Путин тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителде. Республикабыз буенча  шушы багланышка атап бик күп мәдәни чаралар оештырыла. Стәрлебаш районы “Ак калфак” татар хатын- кызларының иҗтимагый  оешмасы әзерләгән матур бәйрәм дә  нәкъ менә шул Гаилә елына багышланган чара булып күпләрнең күңеленә хуш килде.

Район “Ак калфак” татар хатын- кызларының иҗтимагый  оешмасы җитәкчесе милләтпәрвар мәгаллимә – Эльвира Кәримова. Оешма үткән елда  барлыкка килеп, аның эшчәнлегендә инде матур гына нәтиҗәләр дә күренде. Шул 1- ел эчендә байтак кына файдалы эшләр эшләнде, район һәм республика бәйгеләрендә  катнашып зур гына уңышларга өлгәшенде. Ә иң мөһиме,  оешмада милләтебез мәнфәгатләрен кайгыртып, телем- илем дип җан атып торган кызлар тупланды. Алар эшләрендә дә, көнкүрешләрендә дә хөрмәтле кешеләр. Мәкалә авторы  язган җыр текстларына Ильвина Собханголова дигән кызыбыз матур- матур көйләр яза. Бу җәһәттән ак калфаклыларның чыгышлары һәр вакыт күркәмлеге, яңалыгы белән аерылып тора.

“Азатлык сөйгән халык” дип аталган җырыбызны гына алыйк, бу җырда да илебез гаме, халкыбыз зары. Тыныч илдә генә аналар бәхетле була, тыныч илдә генә балаларның киләчәге ямьле була. Илләребез тыныч булсын, улларыбыз исән- сау әйләнеп кайтсын!

Бу чараны үткәрергә район татар конгрессы советы агалары зур ярдәм күрсәтте. Аларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

“Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге үз эченә бик зур һәм бик мөһим  милли мәсьәләләрне ала. Хатын- кызлар оешмасы буларак, алар  иң беренче чиратта бала тәрбияләү, ата- бабаларыбызның асыл гореф- гадәтләрен, йолаларын киләчәк буын өчен түкми- чәчми җиткерү эшләрен алга сөрә.  Соңгы елларда сабыйларны үз телебездә бишек җырлары көйләәп, халык әкиятләрен сөйләп, шул рәвешчә туган телебезгә сөю хисләре уятып үстерү онытыла башлады. Чит телдә  аралашу, чит телдә мультфильмнар карау- балалар өчен гадәти хәл. Бу күренешкә битараф карау- ул гамсъезлек һәм телебез –  мәдәниятебез киләчәгенә  балта чабу белән бер.

Ана баласына сөеп нинди генә матур сүзләр әйтми.Ана күзләреннән баласына кояш нурларыдай җылы нурлар сирпелә, ана телләреннән баласына бал- ширбәт тама, ана йөрәгеннән баласына чиксез наз ага.

Ана баласына  Ходай тарафыннан җибәрелгән изге фәрештә ул. Җил- давылдан саклар, яман затлардан яклар,  ике кулын ике канат итеп бәла- казалардан курчалар көче бар ананың.

Бәйрәмгә өч малай үстереп олы юлга бастырган, өчесенә дә туган телгә сөю орлыклары салып тәрбияләгән Роза апа Мирхайдарова белән дөньяга  чәчәктәй өч кыз бала тудырып, бишек җырлары белән саф ана телендә тәрбияләгән кызларның әнисе- Лилия ханым Ганиева, махсус чакырылган иде. Алар үзләренең тәүфыйклы, инсафлы балалар  тәрбияләү  ысуллары белән уртаклашты.Балаларына җырлаган бишек җырлары белән таныштырды.

Бала тәрбияләү. Иң авыр һәм иң теләп алынган вазифа ул.Борынгылар ата- аналарын тыңламаган балаларның язмышы кызганыч булачагын, аларның бәхетсезлеккә дучар булачакларын бәетләр аша сурәтләгән.  Мәсәлән, “Сак, Сок” бәете. Ак калфаклы кызлар балаларны үз- ара тату булырга өндәгән бу бәетне дә  сәхнәләштереп халыкка күрсәттеләр.  Бала тәрбияләүдә борын- борыннан әдәплелеккә, иманлылыкка чакырган дини юнәлеш  мөһим урын алып торган. Сәхнәдән дини җырлар яңгыравы да җылы каршыланды. “Ак калфак” оешмасының үзенең дипломлы психологы да бар.  Илсөяр Галиәкбәрова  тамашачыларны төрле уеннар уйнатып, тормышта булган мөһим нәрсәләргә дөрес бәя бирергә өйрәтте.

Стәрлебашлыларның “Бишек җыры”бәйрәмендә  Башкортстан төбәк иҗтимагый татар хатын- кызлар берләшмәсе “Ак калфак” президенты, Башкортстан Республикасының атказанган икъдисатчысы Люция Ябир кызы Вафина һәм аның ярдәмчеләре, җырчылар, сөйкемле пар  –  Наил Латыпов белән Фәйрүзә Сатаевааның, шулай ук, Стәрлебаш юлына тузан төшермәгән ТНВ видеоинженеры Рузил Имамовның катнашуы бизәк өстенә бизәк булды.

Люция Ябир кызы әүдем ак калфаклыларга рәхмәт хатлары, чыгыш ясаган аналарга бүләкләр тапшырды. Исеме легендага әйләнеп барган җитәкче Люиця Вафинаның чыгышын стәрлебашлылар  дикъкатъләп тыңлап кабул иттеләр. Наил әфәнде һәм Фәйрүзә ханымның бүләк җырларын да көчле алкышларга күмделәр.

Кичә азагында оешма өчен махсус язылган “Ак калфак” дигән  өр – яңа җырыбыз яңгырады һәм, әлбәттә инде Бөек Тукаебызның татар гимнына әйләнгән “И, туган тел” җыры белән тәмамланды.

Башкортсан – күп милләтле республика. Без- татарлар, башкорт, рус, чуаш, мари һәм башка милләтле дусларыбыз белән тыгыз бәйләнештә, Бөек Тукаебыз әйткәндәй, тел вә лөгатъ алмашып көн күрәбез. Әгәр бала, милләте кем булуга карамастан,үз телендә тартынмый матур итеп сөйләшкәнен ишетсәк, күрсәк, җанга шул тиклем рәхәт була! Сокланып та туя алмаслык күренештән күңелләр күтәрелә. Бу бит, дуслар- Ана хезмәте, Ана йөзе!  Без бу чара белән барлык милләт аналарын да үз телләренә хөрмәт уятуга өндибез!

“Бишек җыры” иҗтимагый- мәдәни чараның  авторы Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Акмулла исемендәге район премисе лауреаты,  шагыйрә Зөлфия Гыйззетдинова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*