tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәләй Вәгыйзовның музеенда Туган тел бәйрәме узды
Сәләй Вәгыйзовның музеенда Туган тел бәйрәме узды

Сәләй Вәгыйзовның музеенда Туган тел бәйрәме узды

«Туган телле халык мәңге яшәр, туган телле халык бәхетле», — диеп  язган Рәзил Вәлиев,  ә Сәләй Вәгыйзовның  кулъязмаларында болай диеп язылган:  «Тукайны укыган бала югалмас!». Нинди мәгънәле сүзләре бөек шәхесләребезнең!

21 февральдә С.Г.Вәгыйзов музей-йортында Туган тел көнен уздырдык. Кунакларыбыз — укытучылары Шәрипова Алена Әнәсовна житәкчелегендә Байтуган мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары .

«Һәр милләтнең үз теле бар, алар бик күп, әйдәгез аларны барлыйк», — дигәч, балалар белгәннәрен әйттеләр. Аннары укучылар бик кызыксынып Сәләй Гататовичның кулъязмаларын карадылар, алар музейда аз тугел. Соңрак «Салават купере!» журналы белән таныштылар,  шигыйрьләр сейләделәр,  татар теленнән урысчага,  урысчадан татарчага тәрҗемә иттеләр.

«Кыш — зима, кыш — птица,  тавыкларга да «кыш» диябез бит,» — диеп елмаеп та алдылар.

Мин аларга Сәләй Гататовичның ачы язмышын сөйләп алдым, китапларын карадык. Аннары үзләренә бәләкәй генә кучтәнәчләр тараттым. Балачактагы очрашулар күңелләрендә туган телебезгә карата ихтирам уятыр,  диеп уйлым.

Бәйрәмне Г.Тукайның сүзләре белән дәвам иттек:

И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Быел Гаилә һәм шәхесләр елы диеп игълан ителде, очрашуларыбыз бик күп булыр, дип ышанам,  Аллаһы бирсә!

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*