tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергачта патриотик фестиваль оештырылды
Сергачта патриотик фестиваль оештырылды

Сергачта патриотик фестиваль оештырылды

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче, Түбән Новгород өлкәсе буенча “Ватанны яклаучылар” дәүләт фонды филиалы инициативасы белән һәм төбәк хөкүмәте, Сергач округы администрациясе ярдәмендә 17 сентябрьдә Сергачта патриотик фестиваль оештырылды. Аның беренче өлеше махсус хәрби операциядә һәм кораллы башка конфликтларда Ватаныбыз ихтыяҗын яклаганда һәлак булган солдатларның истәлегенә шәһәрнең үзәк обелискы территориясендә төзеләчәк һәйкәлгә нигез салуга багышланганы, митинг формасында узды.

Ил сакчыларының яңа геройларына һәйкәл төзү идеясе белән шәһәрнең өченче номерлы мәктәбенең тарих укытучысы, “Ватанны яклаучылар” дәүләт фонды өлкә филиалының социаль координаторы Татьяна Колесник чыккан. Аның улы хәзерге вакытта Украина җирлегендә илебезнең ихтыяҗын яклый. Татьяна Николаевна әйтүенчә, булачак мемориалның макеты сергачлыларның тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнер.

Тантаналы митинг дәүләт байрагын чыгару һәм Россия гимны белән башланды. Бер минут тынга калып,  барча ватандаш сугыш корбаннарын искә алганнан соң, өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Александр Ефремцев, өч тапкыр батырлык ордены кавалеры Владимир Паков, төбәк Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Инна Наумова, Сергач округы җирле үзидарә башлыгы Олег Радаев, Түбән Новгород өлкәсе буенча “Ватанны яклаучылар” дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Андрей Жильцов, Идел буе округының милли гвардия гаскәрләре командирларының берсе Руслан Гришин, үз чыгышларында әлеге тантананың әһәмиятен һәм мөһимлеген ассызыкладылар, илебез өчен хәлиткеч чорда бердәм булырга чакырдылар, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең җиңү яулап, исән-сау кайтуларын теләделәр һәм булачак һәйкәлнең нигезенә чәчәкләр салдылар. Ә аны ачу хокукы идея авторы Татьяна Николаевнага бирелде.

Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максаты белән, соңгы елларда  “Яшьармиячеләр” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килде. Бу көнне аның Сергач бүлеге сафына тантаналы рәвештә бер төркем яңа әгъзаларны кабул ителде.

Патриотик фестивальнең икенче өлеше “Лидер” ФСКсы территориясендә узды һәм күптөрле секцияләрдән торды. Аның кысаларында шәһәрнең мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре хәрби тематикага тарихи күргәзмәләр, фото һәм интерактив зоналар тәкъдим итте, Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган экспозиция күрсәтте, төрле викториналар, мастер-класслар һәм уеннар үткәрде, иҗади номерлар белән чыгыш ясады.

“ГТО” фестивале кысаларында ФСКның спорт залында нормативлар тапшыру мөмкинлеге тудырылган иде. Шулай ук патриотик чара тамашачыларын солдат боткасы белән сыйладылар, ә өлкә Росгвардия гаскәрләре ансамбле төрле җанрлардагы чыгышлардан торган концерт бирде.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*