tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шаяннар һәм тапкырлар клубында Татар конгрессы кубогын Әстерхан командасы откан
Шаяннар һәм тапкырлар клубында Татар конгрессы кубогын Әстерхан командасы откан

Шаяннар һәм тапкырлар клубында Татар конгрессы кубогын Әстерхан командасы откан

Әстерхан шәһәренең «Дуслык» татар җәмгыяте оешмасы җитәкчесе урынбасары Ринат Бикчураев «Кайнар таба» төркеменең Шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесе финалында беренче урын алганын әйтте.

«Бөтендөнья татар конгрессы кубогы Әстерханның „Кайнар таба“ дип аталган командасына эләкте. Финалда барлыгы алты төркем көч сынашты. Бездән кала Төмән, „Яңа Себер“ командасы, Екатеринбург, Актаныш һәм Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән төркемнәр бар иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, бәйге мөхәррирләре команданың алдан әзерләп килгән мәзәкләрен үзгәртүне сораган. «Бөтенләй сызып аттылар. Тиз арада яңа мәзәкләр уйлап чыгардык һәм нәтиҗәгә ирешә алдык. Һәр мәзәкнең ике шарты бар: ул актуаль һәм тормыш-көнкүреш белән бәйле булырга тиеш», — дип аңлатты Ринат Бикчураев.

«Кайнар таба» командасында дүрт егет бар, аларның барысы да «Дуслык» татар оешмасы җәмгыяте вәкилләре. «Без барыбыз да Әстерханның Нариман районы Кәменный авылыннан. Җәмәгать эшендә актив катнашабыз, киләчәгебез өметле дип уйлыйм», — диде Ринат Бикчураев.

Шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесенең финалы Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә үткән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*