tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсе татарлары мәчет проекты белән Чуна районы мэрын таныштырган
Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсе татарлары мәчет проекты белән Чуна районы мэрын таныштырган

Иркутск өлкәсенең Чуна бистәсе татарлары мәчет проекты белән Чуна районы мэрын таныштырган

Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши. Аларның иң зур хыялларының берсе – мәчет төзү. Инде аны салу өчен җир дә бирелгән. Авылның актив ханымнары  – биредәге дини оешма җитәкчесе Финдия Дәүләтхуҗина һәм Фәндилә Мөлекова Казанга килеп, биредәге мәчетләр белән танышты. Үзләрендә сафка бастырылачак гыйбадәт йортының проектын да сайлаганнар.

Казаннан үз өлкәләренә кайткач, Финдия Дәүләтхуҗина проектны Чуна районы мэры Николай Хрычовка һәм Чуна бистәсе хакимияте башлыгы Анатолий Кутуковка тәкъдим иткән. Җирле җитәкчеләр биредә яшәүче татарларның мәчет төзү теләген хуплый.

“Районда яшәүче татарлар һәм башка милләттәге дин кардәшләребез өчен мәчет салдыру идеясен хуплап һәм аңлап кабул иткәннәре, ярдәмнәре өчен җитәкчеләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез, “-ди Финдия Дәүләтхуҗина. Мәчетне халык үз көченә сала. Булышырга теләүчеләр өчен счет та булдырганнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*