tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шөбиледә Хәтер тактасы ачылды
Шөбиледә Хәтер тактасы ачылды

Шөбиледә Хәтер тактасы ачылды

10 октябрьдә Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Шөбиле клубында хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Хаммәт Жиһаншинның исемен мәңгеләштереп, Хәтер тактасы ачылды. Тантанага аның якыннары һәм авыл картлары җыелган иде. Тактаны Россия эчке эшләр органнарының “Сергачский” муниципальара бүлегенең иҗтимагый тәртипне саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары, майор Алексей Лосев һәм бу гамәлнең төп инициаторы һәм оештыручысы, ветераннар советы рәисе Василий Козлов ачтылар.

Хаммәтне аның яшьтәше, җирле администрация башлыгы Илдар Мөхәммәдияров  җылы искә алды, ә мәчет имамы Абдулкадер хәзрәт Идрисов аның рухына багышлап, хәтем-дога кылды.

Полиция майоры Алексей Лосев та Хаммәтнең батырлыгын билгеләп үтте һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк өлгесе булуын исбатлады.

Җирле полиция бүлеге каршындагы иҗтимагый совет рәисе Харис Хакимов белән Сергачтагы татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов мәрхүмнең әтисе Марат абый һәм әнисе Зөлхиҗа апага мөрәҗәгать итеп, шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Тулырак Хаммәт турында аның белән бергә үскән авылдашы Нурия Азизбаева сөйләде.

Хаммәт балачактан әти-әнисенең  ышанычы һәм терәге, бөтен эштә ярдәмчесе булып үскән. Мәктәптә укыганда ук гаделлекне яраткан, кыю, тәртипле, малай булган, сәламәт яшәү рәвешен алып барган, 14 яшендә эшкә кергән. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен исеме район хөрмәт тактасына урнаштыруга лаек була. Хәрби хезмәттә дә ул үзен уңай яктан күрсәтә, частьнең командирлары исеменнән әти-әнисенә күп тапкыр Рәхмәт хатлары килә.

Баһадир гәүдәле егетнең бөтен планнары тормышка аша барган. Хәрби хезмәттән соң ул хыялы буенча Мәскәүдә эчке эшләр органнарына урнаша, яраткан кызы Наилә белән гаилә кора, кызлары Әлфия дөньяга килә… Тик язмыштан узмыш юк дип юкка гына әби-бабайлар әйтмәгәннәр.

1995 елның 6 январендә куркы-ныч җинаятьчеләрне ачыклаганда батырларча һәлак була ул. Бу турыда күп газеталарда, шул исәптә башкаладагыларда да язып  чыгалар. Аны Шөбиле каберләкләрендә хәрбиләргә тиешле хөрмәт белән җирлиләр. Хаммәтнең               исеме хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышланган Хәтер китабына кертелгән.

Шулай ук аның биографиясе турында тулырак Янау мәктәбе укучылары Эльнара Аляутдинова һәм Ләйсән Азизбаева сөйләделәр. Мәскәүлеләр исеменнән Хаммәт турында җылы сүзләрне Алимҗан Фәесханов әйтте.

Тантанада катнашучылар ахырда мәрхүмне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм такта янына чәчәкләр салдылар. Марат ага һәм Зөлхиҗа апа газиз балаларының хәтерен мәңгеләштерүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Юл уңаеннан, Василий Козлов та бу изге гамәлне тормышка ашыруда акчалата ярдәм иткән Фаил Арифуллин, Мөхтәр Хайретдинов,  Илдар Мөхәммәдияров һәм Ринат Нәвретдиновка, Хәтер тактасын ачу тантанасын үткәрергә рөхсәт биргән Сергач районы җирле үзидарә башлыгы Олег Радаевка, аны уздыруда булышлык күрсәткән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисовка, чараны оештырган клуб директоры Булат Алиәкбәров белән художество җитәкчесе Надежда Крайновага һәм аны алып барган район мәдәният йорты хезмәткәрләре  Маргарита Беляева белән Светлана Харинага рәхмәтләрен белдерде. Василий Александрович мәрхүмнең истәлегенә «Лидер» ФСКсында билбаулар белән көрәш турниры оештырырга да планлаштыра.

Хаммәт Марат улы үз гомерен корбан итеп, күпме кеше гомерен саклап калгандыр. Бу изге гамәле өчен Ходай Тәгалә аның урынын җәннәт бакчаларыннан әйләсен иде.

Илнар САДЕКОВ.

Автор фотолары.

Хаммәт Жиһаншинның биографиясе:

Хаммәт Марат улы Жиһаншин 1966 елның 3 декабрендә Шөбиледә күп балалы гаиләдә икенче бала булып туган. 1974 елда мәктәпкә укырга керә. 8 классны 1982 елда тәмамлап, хезмәт юлын җирле колхозда башлый, шулай ук беррәттән кичке мәктәптә белем алуын дәвам итә. Курсалар тәмамлап, трактор йөртү хокукын алгач, бу төр техникада эшли башлый.

1986 елда армия сафларына алына, Мәскәү өлкәсендә Таман дивизиясендә хәрби бурычын үти. Аннан соң Мәскәүдә эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә карар кыла. Дүрт елга якын метрода тәртип саклый, 1995 елның 6 январендә “Авиамоторная” станциясендә куркыныч җинаятьчеләрне ачыклаганда батырларча һәлак була. Аның хатыны Наилә һәм дүрт яшьлек кызы Әлфия кала. Хәзер оныгы Ясминә дә бар инде.

Хаммәт Жиһаншинга һәлак булганнан соң өлкән лейтенант исеме һәм иң югары дәүләт бүләкләренең берсе булган “Батырлык” ордены бирелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*