tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Синең белән горурланам, Татарстаным!”
“Синең белән горурланам, Татарстаным!”

“Синең белән горурланам, Татарстаным!”

Шундый исем астында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмәдә республикабыз тарихына һәм бүгенгесенә багышланган документлар тәкъдим ителгән. Бу – китаплар, альбомнар һәм фоторәсемнәр.

«Татарстан АССР: үсеш тарихы» бүлегендә ТАССР төзелү тарихын һәм Татарстан җәмгыяте үсешенең төп этапларын чагылдыручы басмалар урын алган.

«Татарстанның фронт һәм тыл каһарманнары» бүлеге сугыш елларында Татарстан халкының хәрби һәм хезмәт батырлыгына багышланган китаплар белән таныштыра.

«Бүгенге Татарстан» бүлеге республикабызны күппланлы үсештә тәкъдим итә.

kitaphane.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*