tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочи татарлары автономиясе рәисе: Сочида татарларны яраталар
Сочи татарлары автономиясе рәисе: Сочида татарларны яраталар

Сочи татарлары автономиясе рәисе: Сочида татарларны яраталар

Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Алия Мәүлетова Сочида татарларга яхшы караш булуын әйтте.

«Безне беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр. Грузиядә мәктәптә укыганда татар булуымнан оялырга туры килсә, монда горурланып «мин – татар кызы», дип әйтәм», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алия Мәүлетова рәис булудан тыш, Октябрьский шифаханәсендә табиб-педиатр булып эшли. «Автономияне биш ел буе җитәклим. Сочида торганыма 12 ел булды. Бирегә Грузиянең Батуми шәһәреннән күченеп килдем, чыгышым белән Ульяновск ягыннан. Кызларыбызны да татар теленә өйрәтергә тырышабыз. Олы кызым намаз укый. Ирем –Ульяновск татары», – диде ул.

«Автономиядә нинди дә булса авырлык була калса, аны үзебез хәл итәргә тырышабыз. Мондагы татарлар да, башкортлар да дус яши», – диде ул

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*