tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөембикә табышмагы: чын тарихмы, риваятьме, матур хыялмы?
Сөембикә табышмагы: чын тарихмы,   риваятьме, матур хыялмы?

Сөембикә табышмагы: чын тарихмы, риваятьме, матур хыялмы?

Җәй башында булган искиткеч хәл…

Татарстан һәм татар мохите 2022 елның июнь аенда дөньяда барган катлаулы халыкара вакыйгаларга, социаль кискенлекләргә карамастан, үзенең гадәти милли-мәдәни тормышын дәвам иттерде. Бәйрәмнәрдә, эшлекле форумнарда катнашу, күп сандагы сабантуйлар, мәдәни очрашулар үткәрү гөрләп торды. Мондый чараларда катнашу Россия дигән ил халкының, шул санда татарларның да, дөньяда тоткан урыны мөһим, ныклы икәнлеген дәлилләп тора.

Әмма бу атналарда иң хикмәтле буларак танылган гаять мөһим вакыйга Рязань өлкәсендәге Касыйм шәһәрендә булды. 32 мең кеше яшәгән бу “провинциаль” калада хан заманнарын искә алып, XVI гасырда яшәгән атаклы хатын-кызга беренче тапкыр һәйкәл куелды. Бу вакыйга киң җәмәгатьчелекнең игътибарыннан читтә калмады.Хуплаулар, кызыксынулар күп булды. Каршы чыгучылар, хәтта протест белдерүчеләр дә табылган диделәр.

Элекке Касыйм ханлыгы башкаласында татар кешесен зурлау федератив Россияне ничек итеп тетрәндерә аладыр, моны әйтү кыен.
Ләкин шунысы хак – Сөембикәгә һәйкәл ачылу гасырлар буе көтелгән, дистәләрчә миллион кешенең йөрәген җилкендергән вакыйга ул. Берәүләр бронза сын һәм анда чагылдырылган шәхес белән соклана, икенчеләр шикләнә, өченчеләр җанҗал чыгарырга, ачуланырга да сәбәп әзли. Мәсәлән, Касыйм шәһәр советы депутаты булан бер казак “атаманы” Валерий Камшилов аерым төркемнәр исеменнән һәйкәлгә каршы чыгып маташкан. Ләкин хәзергә аның уены барып чыкмаган. Рәсми затлар арасында да татарларның тарихын артык куертмаска тырышучылар булгандыр. Ләкин барыбер Рязань өлкәсе башлыгыың беренче урынбасарыАнна Рослякова, шәһәр хакиме , Татарстан премьер-министры урынбасары, БТК Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашлыгында тантаналы шартларда бу Сөембикә-ханбикәгә лаеклы мәгърур һәйкәл ачылган! Һәм бу мизгелләрдә биредә яшәүче меңнән артык татар кешеләре, күбесе рус милләтенннән булган касыймлылар татарларга якты йөз, һәйкәл ачылуга уңай мөнәсәсбәт күрсәткәннәр. Ягъни татар патшабикәсе, риваятьләрдә Явыз Иванга баш бирмәгән дип күрсәтелгән Сөембикәнең Россия дәүләтенә каршы торучы “сепаратист”булмавын касыймлылар һәм рязанлылар яхшы аңлаганнар. Бу үзе генә дә искиткеч мөһим факт булып тора.

Гомеренең соңгы елларын Касыймда үткәргән Сөембикә-ханбикә берничә тапкыр татар ханнарына хатынлыкка бирелгән, сәяси сәяси алыш-бирешләрдә компромисслар корбаны буларак кулланылган. Улы Үтмешгәрәй белән Мәскәүгә җибәрелгән Сөембикәгә бу һәйкәл Иван Грозныйның әсире буларак түгел, ә Казан ханбикәсе ( һәйкәл ташына“Казанская правительница” дигән язма беркетелгән!) буларак куелган!

Мөхәррирләрнең йөрәген җилкенләндергән тема

470 ел дәвамында бер кем күрмәгән, беркем ишетмәгән шундый олы вакыйганың уникаллеген, әһәмиятын аңладыкмы икән? Бәс, бу шулай булгач, мондый тарихи дөреслек танылган Россия дә татарлар өчен үги ана түгел, чын Ватан булып кабул ителә түгелме? Матбугат битләрендә, интернетта Сөембикә һәйкәлен кую турында соңгы елларда гел язып тордылар. Куярга вәгъдә итеп ясалган белдерүләр, скульпторларның беренче ясаган проектлары, һәйкәл куярга урын сайлау күренгәләде. Ләкин ахыр чиктә хәл ителгән бу эшнең хәзергә барып чыкмаячагы ачыкланды.
Һәм мондый язмышка күнегелгән көннәрдә, Казанда үзенә яклау һәм урын тапмаган Сөембикәгә чын һәйкәлнең Касыймда ачылачагы мәгълүм булды. Моңа ышану бик читен иде. Ничә тапкыр татар патшабикәсен мәңгеләштерү турында әйтелде, таләпләр куелды, бу эш барып кына чыкмады. Сөембикә тарихы турында фәнни аңлатма, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр кирәк иде. Элегәк чыккан китаплар, фәнни конференция хәтердән чыгып очкан иде.
Кыскасы, газета мохәррирләре, радио-телевидение башлыклары, медиаҗитәкчеләр Сөембикә темасын алга чыгарырга, халыкка кызыклы һәм төпле фикерләр әйтергә тиеш булды. Һәм алар бу бурычны мәгълүм дәрәҗәдә үтәделәр.

“Татар-информ” агентлыгы алдан бара

Касыймда һәйкәл ачылу, анда Мөхлисә Бубига багышланган конференция ачылу, рәсми чарада Татарстан премьер-министр урынбасары, БТК Милли Шурасы рәисе В.Г.Шәйхразиев катнашуы турында алхәбәр иң беренче булып татар конгрессы порталында чыккан иде. “Татар-информ” мәгълүм агентлыгы бу вакыйга турында кыска, ләкин эчтәлекле хәбәрне бастырды. Берничә гасыр буе көтелгән беренче хәбәрдә шундый мәгълүматлар китерелә:
“Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә беренче һәйкәлне ачканда әлеге монументны зур батырлык, намуслылык символы дип атады.
«Сөембикә һәйкәле – ул зур батырлык, намуслылык символы, фән һәм сәнгать яклы хатын-кызга һәйкәл. Шулай ук ул үз халкына тугрылыкка, аның киләчәге өчен үз тормышын корбан итәргә әзер торуга куелган һәйкәл», – диде Равил хәзрәт Гайнетдин.
Бүген Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә Россиядә беренче һәйкәл ачылды. Биеклеге өч метр, авырлыгы 1,5 тонна балган бронза скульптура Петербургта коелган.
«Заманында Сөембикәгә «һәлак булачаксың, исемең дә, синең турында хәтер дә калмаячак», дип янаганнар. Бүгенге көн халыкка тугрылыклы булып, изге гамәлләр кылган кешене халык догасыннан калдырмас дигәнне дәлилли. Мондый каһарманнарның исеме халык хәтеренә күп гасырлар узгач та сеңеп кала», – диде Равил Гайнетдин».
Бу турыда тагын да җентеклерәк хәбәр фоторәсемнәр белән “Татар-информ” ның русча чыгарылышында таратыла. Аны да хәтер сандыгына салып куярга кирәктер:
https://www.tatar-inform.ru/news/v-kasimove-otkryli-skandalnyi-pamyatnik-materi-tatarskogo-naroda-syuyumbike-5868987
Күрүегезчә, монда һәйкәл куюга каршылык күрсәтү турында тәфсиллерәк бәян ителә. Вакыйганың тарихи аспектын галимнәр алдагы көннәрдә, апрель-май айларында гына түгел, алдагы елларда тирән һәм төгәл итеп аңлату дөресрәк булыр иде. Бүгенге журналистлар шушы катлаулы миссияне үзләре башкаралар. Аларга галимнәрнең фәнни ярдәме, урта гасырлар тарихын гади һәм кызыклы итеп сөйләүче белгечләр күбрәк кирәк.

milliard.tatar катлаулы хәлләрне гадиләштерми

Аллага шөкер дип әйтикме, шактый катлаулы Сөембикә тарихы турында иң төгәл һәм тирән анализны тарих фәннәре кандидаты Марк Шишкин milliard.tatar интернет басмасында язган. Бу сюжетның тормыштагы чын тамырлары, Сөембикә тарихы буенча иҗат ителгән опера-балет тамашалары турында тулырак тасвирнамәне укып чыгарга кирәк.Сөембикә турында әсәрне тыю рус, дөресрәге Россия мәдәниятына каршы чыгу дигән аңлатма да бар анда. Интернеттагы сылтама бу турыда тәфсиллерәк мәгълүмат табарга ярдәм итәр: https://milliard.tatar/news/pocemu-borcy-s-pamyatnikom-syuyumbike-v-kasimove-vystupayut-za-otmenu-russkoi-kultury-1739

«Ватаным Татарстан»: Казан һаман сине көтә, Сөембикә!

Иң абруйлы татар газетасы башта рәсми хрониканы чыгарган:

“10 июнь көнне Ока елгасы буенда урнашкан борынгы калаларыбызның берсендә, Рязань өлкәсендәге Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды.”.
Элекке ханлык башкаласы Казанда Сөембикә һәйкәлен куярга теләүчеләр җитәрлек булса да, бу эш һаман катлаулы мәсьәлә булып кала.
“Сер түгел, Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл салу хыялы халкыбыз күңелендә бик күптәннән яши, дип яза “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе Рәшит Минһаҗ.- Казахстанда яшәүче атаклы рәссамыбыз Камил Мулдашевның Ханбикә сыны проектын ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итүе, берничә ел элек Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган татар дин әһелләре җыенында Президентыбызның бу һәйкәлне куярга вәгъдә бирүе дә шуны дәлилли. Мәгълүм ки, узган гасырның туксанынчы елларында бу тәкъдим төрле-төрле мөнбәрләрдән кат-кат яңгыраган иде. Ни өчен әлеге идея һаман Казанда тормышка ашырылмый дисезме? Күрәсең, әле һаман сәгате сукмаган… Мәгълүм ки: 1551 елны тотык итеп Мәскәүгә озатылган Казан ханбикәсе, бер ел чамасы рус дәүләте башкаласында мәҗбүр итеп тотылганнан соң, Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирелә. Ханбикә христиан дине кабул итмәгәч, улы Үтәмешгәрәй әнисеннән тартып алынып чукындырыла, православ итеп тәрбияләнә. Александр исеме бирелгән ханзадә язмышы да әнисенеке кебек фаҗигале: ул 18 яшендә вафат була, Мәскәү Кремлендәге чиркәүләрнең берсендә җирләнә”.
Бу фаҗигале хәлләр турында тирәнрәк һәм төгәлрәк мәгълүматны укырга сылтама:

Казан һаман сине көтә, Сөембикә!


“Мәдәни җомга”: Безнең хәтер нурдан тукылган!

Ни кызганыч, Сөембикә һәм Казан ханлыгы тарихы һәм Касыйм ханлыгының үзенчәлеге турында фәнни аналитика җитмәде. Ханбикә турында риваятьләр, бәетләр халыкка таралып, алар бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр. Фактлар, фәнни хезмәтләр җитәрлек булмады. Шуңа күрә Явыз Иван Сөембикәгә гашыйк булып, аның әмере манара төзүе, ханбикәнең дошман кулына төшмәс өчен шул манарадан җиргә ташлануы урындагы версиягә ышанучылар, шул әкиятне туристларга сөйләүче экскурсоводлар әле дә бар.
Кайвакыт алар артыннан “Манарадан сикерүгә ышанмагыз!” дип кычыкырасы килә.
Әйе, чыннан да Сөембикә табышмагының асылын аңлау ихтыяҗы хәзер өлгереп җитте. Аның язмышы турындагы хикәяләр чын тарихмы, риваятьме яки матур хыялмы?
Ахырда тагы ике чыганакка сылтама бирәбез.
Сөембикәгә һәйкәл кую турында шактый тулы һәм кызыклы мәкаләне “Мәдәни җомга” газетасында укый аласыз. Сөембикә Кашапованың мәкаләсе “Безнең хәтер нурдан тукылган” дип атала. Сылтамасы:http://madanizhomga.ru/news/asylybyzga-kaytyp-baryshlyy/bezne-khter-nurdan-tukylgan

Үткен телле “Безнең гәзит”

“Безнең гәзит” тә журналист Фәнзилә Мостафина язган мәкалә үзенең үткенлеге, өстәмә фактлары белән аерылып тора. Ул җәмәгатьчелекне аякка бастырырга сәләтле. Мәкаләнең башисеме: ”Казанга сыймаган Сөембикә Касыймда сыену тапты”. https://beznen.ru/archive/yter-suzem-bar/170622/kazanga-syymagan-soembik-kasyymda-syenu-tapty

Сөембикә турында Казанда чынлап фикер алышу башланмаган дигән тәэсир кала. Димәк төрле даирә вәкилләре үзара бәхәсләшергә булдыра ала.
Соңгы ике язманы галимнәр белән бергәләп тикшерү файдалы булыр иде. Моның белән ризалашкан укучыларыбыздан хат- хәбәрләр, тарихи вакыйгаларга бәяләр көтеп калабыз.
Римзил Вәлиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*