tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфтияттә татар мәкамен торгызу буенча сөйләшү узды
Мөфтияттә татар мәкамен торгызу буенча сөйләшү узды

Мөфтияттә татар мәкамен торгызу буенча сөйләшү узды

21нче июньдә Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин РИИның ислам теологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина белән очрашты. Очрашу татар дин гыйлеме мәктәбен торгызу, татар мәкамен фәнни һәм гамәли яктан үстерү мәсьәләләренә багышланды.

Очрашу кунагы мөфтигә быел алтынчы тапкыр үткәрелгән “Илаһи моң” рухи мирасыбыз ядкәрләрен башкаручылар фестиваленең нәтиҗәләре турында сөйләп үтте һәм киләсе елга әлеге чараны укыту, белем бирү курслары форматында үткәрү фикерен җиткерде. Оештыручы сүзләренә караганда, фестиваль төрле елларда мөнәҗәтләр, бәетләр, көйләп китап уку, татар мәкаме белән Коръән уку буенча яшь, сәләтле башкаручыларны һәм белгечләрне бер урынга тупларга ярдәм итте. Резеда ханым катнашучыларның тәҗвид, кыйраәт буенча белемнәрен үстерүнең кирәклегенә басым ясап, Камил хәзрәт белән бергәлектә татар мәкамен өйрәнү буенча эш алып бару буенча фикерләште.

Мөфти ислам дөньясында бу юнәлештә фәнни өйрәнү эшләре, тикшерү-эзләнү үзәкләре эшләвенә, мәкамнең милли кыйммәтләргә, халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнештә булуын билгеләп үтте. Очрашу барышында Резеда ханым кануни кагыйдәләргә туры килә торган, кыйраәт галимнәре тарафыннан танылган татар мәкамен өйрәнү, үстерү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте һәм бу эшкә сәләтле шәкертләр һәм кызыксынучан яшьләрне җәлеп итү, мәкамне фәнни һәм гамәли яктан өйрәнү буенча бурычлар билгеләде. Фәнни як дигәндә – мәкам теориясен өйрәнү, үзләштерү, Төркиядә, гарәп дөньясында басылган хезмәтләр белән танышу, РИИда укучы магистрларга һәм БИАда укучы докторантларга темалар биреп фәнни эшләр язарга тәкъдим итү күздә тотыла. Практик өлеш исә, “Илаһи моң” белем алу курсларын үткәрү, семинарлар, мастер-класслар оештырудан гыйбарәт. Проектны төрле дәрәҗәдәге институтлар ярдәме белән, “Гөлзадә” иҗат студиясе, Татарстан мөфтияте һәм Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан тормышка ашыру ниятләнә. Татар мәкаме белән бәйле мәсьәләләр дин белгечләреннән тыш, мәдәният, рухи мирас, әдәбият, сәнгать белгечләрен берләштерәчәк. Мөфти хәзрәт һәм Резеда ханым киләчәктә Казанда Татар мәкамен өйрәнү һәм саклау үзәген ачу мөмкинлекләре турында да сөйләштеләр.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*