tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Спас районының Иске Рәҗәп урта мәктәбе – республика конкурсының җиңүчеләренең берсе.
Спас районының Иске Рәҗәп урта мәктәбе – республика конкурсының җиңүчеләренең берсе.

Спас районының Иске Рәҗәп урта мәктәбе – республика конкурсының җиңүчеләренең берсе.

Спас районының Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе – туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибә үрнәге буенча республика конкурсының җиңүчеләренең берсе.

Бәйге туган телдә укытуның сыйфатын күтәрү, гомуми белем бирү оешмаларының милли юнәлештәге эшенең тәҗрибәсен үстерү максатыннан оештырылган. Гаризалар 93 гомуми белем бирү оешмасыннан алына. Беренче этапта читтән торып катнашканнар. Мәктәпләрдә татар телендә белем бирү буенча эшчәнлекне яктыртып, соңгы 3 елда яулаган җиңүләрне барлап презентация ясасалар, икенче турда жюри әгъзалары турыдан-туры күзәтә, өйрәнә. Беренче этаптан соң 30 мәктәп сайланып алына, ә икенче этаптан соң исә, 20 җиңүче билгеле була.

Җиңү бик аңсат бирелми, җиңүче статусын алыр өчен конкурсантларга байтак эш башкарырга туры килә. Әмма Спас районының “Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле укытучысы Фәйзиева Гөлназ сүзләре буенча, әзерлек бик кыен булмаган. “Безнең милли юнәлештә эшләгән эшебез бик күп, районыбызда бердәнбер татар мәктәбе булганга туган тел белән бәйле булган конкурсларда һәрдаим катнашып торабыз, шуңа күрә, җыелып барган әйберләрне бергә туплап бирү бик зур кыенлык тудырмады ”, – дип әйтә ул.

Мәктәптә туган телен үстерү эшләре бик актив бара. Биредә милли музей, тематик дәресләр – гадәти күренеш. Комиссия килгәч тә бөтен документацияне карап, дәресләргә кереп, балалар белән әнгәмәләр корып, укытучылар коллективының әйбәт эшчәнлегенә инаналар. Мәктәпкә язучылар, шагыйрьләр кунакка килеп торулары да бик уңай бәяләмә ала.

Мәктәп коллективы сүзләре буенча, шушындый бәйгеләр республикабыз өчен бик кирәк, чөнки алар туган телне саклауга да юнәлгәннәр, мәктәпләр өчен зур ярдәм дә булып торалар. Укытучылар әйтүенчә, бүген туган телнең статусын күтәру бик мөһим.

“Грантны без туган татар телебезне тагын да үстерүгә юнәлгән проектларга тотасыбыз, милли тематикага почмаклар булдырасыбыз килә, әлбәттә. Шулай ук, безнең ансамбль эшләп килә, баянчылар, курайчылар түгәрәкләре бар. Алар өчен яңа инструментлар, ә ансамбльгә яңа сәхнә костюмнары тегәргә планлаштырабыз”, – дип әйтә Гөлназ Мөнир кызы.

Бәйгедә җиңүчеләрне 500 мең сумга сертификатлар һәм дипломнар белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы мәгариф министры Илсур Һадиуллин бүләкләгән. Спаста башка мәктәпләр дә ныклап туган тел сагына басар дип өметләнәбез. Мондый бәйгеләр әле зур эшнең башы гына.

Алинә Галимҗанова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*