tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сугышта күпмилләтле халкыбыз җиңде!
Сугышта күпмилләтле халкыбыз җиңде!

Сугышта күпмилләтле халкыбыз җиңде!

Күптән түгел Чардаклы эшчеләр бистәсендә Бөек Ватан сугышында җиңүче совет солдатына һәйкәл ачылды. Әлеге һәйкәл совет халкының фашистларга каршы чын фидакарьләрчә көрәшенең символы булып тора.

“Бөек Ватан сугышы елларында төрле милләт вәкилләре – руслар, татарлар, үзбәкләр, белоруслар иңгә-иң куеп дошманга каршы сугыша. Алар бергә атакага күтәрелә, илебез азатлыгы хакына бергә яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Безнең көчебез – күпмилләтле халкыбызның бердәмлегендә, һәрвакытта да бергә булуында!”- ди Чардаклы район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров.

Шушы көннәрдә генә Чардаклы районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт, Папау авылы, Мирный бистәсе, Чардаклы район үзәге мәчетләре имамнары җиңүче совет солдаты һәйкәле янына җыелып, Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укыдалыр һәм газиз Ватаныбыз, Туган илебез хакына шәһит киткән, фронтларда һәлак булган якташларыбызның, мөселман кардәшләребезнең рухларын шатландырып дога кылдылар. Дин әһелләре шулай ук һәйкәл янына чәчәкләр дә куйдылар.

http://emetul73.ru.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*