tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Сабантуй безнең өчен иң яраткан бәйрәм”
Рөстәм Миңнеханов: “Сабантуй безнең өчен иң яраткан бәйрәм”

Рөстәм Миңнеханов: “Сабантуй безнең өчен иң яраткан бәйрәм”

Бүген Мөслимдә XI Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрли. Чарада Россиянең 45 регионыннан 500дән артык милләттәшебез, шулай ук мөслимлеләр һәм республикабыздан җыелган кунаклар катнаша.

Сабан туе театральләштерелгән “Бүләк җыю” күренеше белән башланып китте. Алга таба Сабантуй кунакларын сәламләп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Үз чыгышында республика җитәкчесе “Сабантуй безнең өчен иң яраткан бәйрәм. Сабантуй безнең ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне сакларга зур мөмкинлек. Шуңа күрә Сабантуй безнең өчен зур бәйрәм. Барыгызны да шушы зур бәйрәмебез белән тәбрик итәм”, – диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*