tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сургут шәһәре татар яшьләр берлеге” активы фестиваль – спорт ярышларында уңышлы чыгыш ясады
“Сургут шәһәре татар яшьләр берлеге” активы фестиваль – спорт ярышларында уңышлы чыгыш ясады

“Сургут шәһәре татар яшьләр берлеге” активы фестиваль – спорт ярышларында уңышлы чыгыш ясады

Рәсәй Президенты Указы нигезендә янәдән илебездә “Хезмәт һәм яклауга әзер” (ГТО) нормативлары – физкультура – спорт комплексы гамәлгә кертелгәне инде яңалык түгел. Төп максат – яшьләрдә, үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрнең физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне ачыклау.

Тәүге якшәмбе көнендә “Сургут шәһәре татар яшьләр берлеге” активы, төрле милләтләр арасында, шәһәр хакимияте тарафыннан оештырылган фестиваль – спорт ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Күзәтәм, яшьләрнең ярышларга үз теләкләре белән килгәнлекләре күренеп тора. Бергә шаярышалар, кемнең нинди нәтиҗә күрсәткәнен кызыксынып карап торалар. Егетләр һәм кызлар бик җитди. “Татар яшьләр берлеге” рәисе Гөлназ Салахова бу чарага яхшылап әзерләнгән: үз янына физик яктан гына түгел, ә җыр – моңга гашыйк, үсеп килүче яшьләрне дә чакырган. Биредә хәтта, милли киемле кече яшьтәге балалар да “Туган тел” шигырен яттан сөйлиләр. Афәрин! Тиздән, нормативларны үтәү дәрәҗәсенә карап нәтиҗәләр чыгарылачак. Безнекеләр алдынгылар рәтендәдер дигән өметтә калабыз!

Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мохтарияты “Сургут татар яшьләр берлеге” рәисе Гөлназ Салаховага, аның актив командасына, “Сандугач” җыр – бию ансамбле артистларына зур рәхмәтен белдерә. Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз, дуслар! Бергә һәм бердәм булыйк!

Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мохтарияты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*