tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут татар яшьләре “Урман-Fest”та
Сургут татар яшьләре “Урман-Fest”та

Сургут татар яшьләре “Урман-Fest”та

Сургутта “Сургут шәһәре татар яшьләр берлеге” июль аеның 27 көнендә традиция буенча “Урман-Fest” җыенына җыелды.

Шәһәребезнең татар яшьләрен җыю, алга куелган максатларны тормышка ашыру юлларын эзләү кебек элеге чара бик күңелле узды.

Яшьләр булган җирдә күңелсез буламы соң? Аларның бүгенге заманга карашларын фикерләрен тыңлап вакытның узганын, кояшның шәфәкъ артына качканын сизми дә калганмын.Табигатьнең бу могҗизалы урыны бу бәйрәмгә аеруча илаһилык өсти кебек. Су, елга, таллык, яр…гүзәл табигать кочагы. Әллә инде бу урын күпләребезгә туган якларыбызны, авылларыбызны хәтерләтә, әллә балачакның якты истәлекләрендә саклыймы? Әллә яшьләребезнең күңелендә милли йола-бәйрәмнәренә карата хөрмәт хисләре уянамы? Чигүле түбәтәй кигән егетләр, көянтә – чиләк аскан кызлар, әйтерсеңлә су буенда үткәннәрне эзли,исләренә төшерә кебек тоела. Әби-бабаларыбызда тормыш авырлыкларына карамыйча җәйге кичен су буенда учак ягып, бер-берсен тапканнар, парлашканнар – кавышып матур гына гаилә корып җибәргәннәр. “Парлашып калу” уены, “Шома бас”, “Наза – наза” уеннары уйнаганнар. Бәйрәмне оештыручылар өстәвенә “Капчык киеп” йөгерү, көянтәләр асып суны читкә түкмичә ярыш,милли көрәш һәм башка уеннарны да өстәгәннәр. Җитмәсә табигать кочагында телебезне өйрәнү максатыннан оештырылган “Тәрҗемә” уенын безнең яшьләр генә уйлап чыгарып, матур итеп уйный беләдер. Татарчадан русчага, русчадан татарчага, йә булмаса татарчадан инглиз теленә тәрҗемә итү безнең татар яшьләре берлегендә бик актуаль уен булып китте. Йөрәкләрне дәртләндереп, күңелләргә ямь өстәп “Сандугач” җыр -бию ансамбленең талантлы кызлары Эльвира Халикова, Лиана Ибрагимова, Гүзәл Исмагилова , Гүзәлия Хәйруллова, Рүзилә Зәйнуллиналар бер-бер артлы матур җырлар белән сөендереп, җырлатып, биетеп кенә тордылар. Бу бәйрәмнән бер генә кешедә бүләксез китмәде. Әле үзләре бәйрәмнең иганәчеләре дә икән. Көн озыны барган бәйрәмгә мул табын, казанда пешкән тәмле аш, самоварда кайнаган мәтрүшкәле чәйләрдә берсе артыннан-берсе кайнап торды. Данлыклы аш-су осталарыбыз Дания апа Харис Әфләтүновлар, аларның туганнары Мәсгүдә апа Ильяс Әфләтүновлар, Алсу апа, бәйләм остасы булып танылган Наилә Халиуллиналар булмаса учак та ягылмас, казан да асылмас, хуш исле чәйне дә татып карый алмас идек.

Бу бәйрәмне башлап йөрүче “Сургут шәһәре татар яшьләр берлеге” рәисе Гөлназ Әфләтүнова, алны ялны белмичә оештыру эшендә активлык күрсәткән Эльвина Муртазина, яшьләр берлегенең барлык катнашучыларга, иганәчеләрнең хәммәсенә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Бу “Урман-FEST” җыены барыбызныңда күңеленә хуш килгәндер, ә кабатланмас истәлекле минутлар Ильнур Мифтаховның истәлекле фото-сурәтләрендә сакланып калыр, бездән соң килгән яшь буынга су буендагы яшьләр җыенын оештырыр өчен бер талпыныш булып торыр.

Әлеге җыен дәвамлы булсын, Сургутта татар яшьләре берләшсен, берсен-берсе тапсын, гаиләләр барлыкка килсен, киләчәгебез ныклы ышанычлы татар яшьләре кулында булсын! Су буенда учак ялкыны беркайчанда сүнмәсен!

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра 
Илнур Мифтахов фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*