tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тамчыдан күл җыела ул
Тамчыдан күл җыела ул

Тамчыдан күл җыела ул

Махсус хәрби операция ил халкында мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, кайгырту хисләренең югалмавын ныклап төшендерде. Һәр төбәктә берләшеп, челтәрләрдә төркемнәр ачып төрлечә булышу акцияләрен башлап җибәрделәр.

Иң элек сугышчылар өчен кирәкле кием-салым, кораллар һәм башкасы җыелса, хәзер өлкәбез волонтерлары коры аш та әзерли башладылар. Чөнки еллап кыр шартларында яшәгән ир-егетләр өй азыгын сагыналар. Ә уңган хуҗабикәләр киптереп, үлчәп порцияләп тутырган борщ, рассольник, борчак ашы һәм башкаларны алар бик яратып кабул итәләр. Кайнар су салып аз гына пешереп алуга, хуш исле эссе аш әзер. Күпләп өй токмачы да әзерләп җибәрәләр.

Шундый актив волонтерлар рәтендәге Төмән районы, Индрәй авылында яшәүче Нурзия Шакирова турында язасым килә бүген.

Нурзия Кәрим кызы 40 ел фельдшер булып эшләгән. Хезмәт юлын авылдагы фельдшер-акушер пунктыннан башлаган белгеч 33 ел Төмән моторлар төзү заводында, аннары Нефтепроммашта эшчеләргә медицина ярдәме күрсәтә. Соңгысыннан лаеклы ялга да китә. Тик тынгысыз ханым һәрвакыт актив була: комсомол оешмасы секретаре, профком әгъзасы, ике чакырылышта Индрәй думасы депутаты итеп сайлыйлар аны, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша.

Ә менә соңгы елларда вакытын махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмгә сарыф итә.

  • Волонтерлык эше белән бер ел элек шөгыльләнә башладым, ул вакытта безнең авылдан мобилизацияләнгәннәргә газ яндыргычлары, аларга баллоннар, носки, перчаткалар, башлыклар һәм башка кирәк-ярак, азык-төлек җыйдым. Миңа алып киләләр, мин “Путевка в жизнь” хәйрия фондының җыю пунктларына илтеп тапшырам. Салкын вакытта йон оекбашлар бәйләдек. Әле дә 20 пар оекбаш бар. Аларны тиздән илтеп бирермен.

Интернет челтәрләрендәге “Теплозов” төркемендә коры ашлар әзерли башлаулары турында яздылар. Мин дә яшелчәләр киптерә башладым. Без 4 төрле аш ясыйбыз: борщ, рассольник, борчак һәм токмач ашы. Бөтен яшелчәләрне пешерэбез, аннары киптерәбез. Борыч белән арпа ярмасын (перловка) алдан җебетергә кирәк, аннары юып пешерергә утыртабыз. Пешкән ярманы сөзеп, 8-10 сәгатькә киптерергә салабыз. Укроп белән суганны юып, суын саркытып, кисеп киптергечтә (сушилка) киптерәбез. Ысланган (копчёный) тавык итен дә киптерергә кирәк. Миңа авылдашлар: Хәсимә Сәйдимова, Лариса Тилимбаева, Асия Тилимбаева булышалар. Күп кеше яшелчә, ярмалар бирә: Фаил Сәйдимов, Хәлимә апа Моталапова, Сәрвәр апа Усманова, Эльвира Бульхина, Оксана Фоминцева, Ирина Салихова, Әнисә Минибаева, Фәүзия Аширбакова, Майда Казбакова һәм башкалар.

Динара Бульхина бервакыт махсус хәрби операциядәге әтисенең батальонына коры ашлар килмәве турында әйткәч, координаторга хәбәр иттек, бераз вакыттан соң алар да тәмле ашлар белән сыйланганнар. Быел бер кыяр да әрәм булмады, коры ашлар өчен 20ләгән 3 литрлы банка тозладым.

Нурзия Шакирова җыелган ярдәмне илтеп тапшырган саен челтәрдәге авыл төркемендә хисап ясый. Менә шуларның берсе: “Бүген безнең хатын-кызлар бәйләгән оекбашларны “Теплозов”ка алып бардым, зур партия килеп чыкты: 17 пар бәйләнгән оекбаш, 7 пар кибетнеке, 12 пар носки, 10 пар эшче бияләй. Тагын бер тапкыр хатын-кызларыбызга хезмәтләре, игелекле йөрәкләре, оста куллары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу юлы Хәтифә апа Речапова, Әлфия Яхина, Нәзирә Фасылова, Кәбирә Вәлиева, Хәсимә Сәйдимова, Нурзия Шакирова, Сөембикә Вәлишина, Гөлнара Исмәгыйлева бәйләгән оекбашлар иде. Ә кем бәйли алмый, кибеттән китерәләр: Фәгыйлә апа Ханнанова, Галия Алиева. Әнисә апа Минибаева юка носкилар алып килде. Кем бәйли белә – безнең төркемгә кушылыгыз, мин җеп алып килдем, бүлешәм”.

Менә шулай “тамчыдан күл җыела”. Нурзия Кәрим кызы шикелле тырыш, изге күңелле хатын-кызларыбыз, ир-егетләребез булганда “юлбарыстан көчлебез”. “Ил төкерсә – күл була”, дип борынгылар бик дөрес әйткән. Өлкәбез волонтерлары кирәкле кием, җайланмаларны да текте, окоп шәмнәрен дә ясады, машиналар да алып озаттылар, мичләр дә эретеп ябыштырдылар, булдыра алмаганына акча җыйдылар, маскировка челтәрләрен үрү дә уңышлы бара. “Бергә булганда без көчле”, – диләр алар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*