tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIV Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре – 2023” бәйгесенә гаризалар кабул ителә
XIV Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре – 2023” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

XIV Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре – 2023” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

 XIV Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре – 2023” IT-бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый!

Гаризалар 16 нчы октябрьдан 19 нчы ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 20 нче ноябрьдан 26 нчы ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.

Игътибар! Быел “Белем җәүһәрләре” дөньякүләм бәйгесендә тагын бер яңа номинация өстәлде. «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты» номинациясендә Татарстан Республикасы электрон мәгарифе (Электронное образование Республики Татарстан) (https://edu.tatar.ru) платформасында Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә тигез дәрәҗәдә файдалы һәм актуаль мәгълүмат урнаштырылып барган сайтлары белән республиканың белем бирү учреждениеләре катнаша ала. Бәйгедә катнашу – түләүле.

Шулай ук, «Халык күңелен яулаган интернет-проект» номинациясе булдырылды. Әлеге исемгә барлык катнашучылар арасында  иң күп тавыш җыйган интернет-проект лаек була.

Чыганак: konkurs.belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*