tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган төрек рәссамы Татарстан Президентына Тукай портреты бүләк итте
Танылган төрек рәссамы Татарстан Президентына Тукай портреты бүләк итте

Танылган төрек рәссамы Татарстан Президентына Тукай портреты бүләк итте

Төркиянең дөньякүләм танылган әбру сәнгате остасы, рәссам Хикмәт Барутчугиль һәм Истанбулда яшәп иҗат итүче татар рәссамы Айгөл Окутан Истанбулда төзекләндерелгән Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасында Татарстан Президентына Габдулла Тукай портреты бүләк иттеләр.

«Татар шагыйренең портретын әбру җирлеге өстенә акварель буяу белән мин ясадым. Ә хикмәтле әбру — мәшһүр оста Хикмәт Барутчугилнең әсәре. Уртак хезмәтебезне Тукай паркында Тукай һәйкәле янында Тукай шигырьләре яңгыраган атмосферада татар иле җитәкчесенә бүләк итеп, бу очрашуның әһәмиятен ассызыклыйсы килде», — диде милләттәшебез Айгөл Окутан.

Хикмәт Барутчугил — 2019 елда ЮНЕСКО тарафыннан «Кешелек дөньясының тере мирасы» дип кабул ителгән дөньяча күренекле рәссам. Ул әбру төрек милли рәсем сәнгатен киң масштабта танытучы буларак беленә. Хикмәт әфәнде 36 илдә 119 шәхси иҗаты күргәзмәсен ачкан һәм әсәрләре 122 сәнгать күргәзмәсендә тәкъдим ителгән. Хезмәтләре 40 китап булып басылган.

Төркиянең Ялова шәһәрендә яшәүче керамика бизәү остасы Гөлнара Сакмар да Татарстан Президентына Төркиядә яшәүче татарлар исеменнән үзенең иҗат әсәрен бүләк итте. Керамикадан эшләнгән тәлинкә өстендәге бизәкләр һәм аларның төсе турында ул Рөстәм Миңнехановка мәгълүмат бирде.

«Лотос чисталык, камиллек, зирәклек, үз-үзеңне үстерү; бирүзә төсе затлылык, тынычлык, гармонияне символлаштыра. Бүләгебез Сезгә бәхет, җаныгызга хозур, тормышыгызга гармония, уңышлар китерсен», — диде ул. Президент үзегез эшләдегезме моны, дип сорады һәм соклануын белдереп, рәхмәт әйтте.

Гөлнара Сакмар әсәренең берсен: «Истанбулның иң матур урынына Габдулла Тукай паркы ачып, анда һәйкәлен урнаштырганыгыз, татар шагыйрен зурлаганыгыз өчен рәхмәт», — диеп Истанбул мэриясе генерал секретаре Җан Акын Чагларга бүләк итте.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*