tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти катнашында ТР Милли музеенда мөселман мәдәнияте раритетлары тәкъдим ителгән күргәзмә ачылды
Мөфти катнашында ТР Милли музеенда мөселман мәдәнияте раритетлары тәкъдим ителгән күргәзмә ачылды

Мөфти катнашында ТР Милли музеенда мөселман мәдәнияте раритетлары тәкъдим ителгән күргәзмә ачылды

23нче июньдә Татарстан Республикасы Милли музеенда ислам тарихының 14 гасырын үз эченә алган мөселман мәдәнияте музей коллекциясеннән сайлап алынган раритетлар тәкъдим ителгән күргәзмә ачылды. 5 июльгә кадәр эшләячәк күргәзмәгә экспонатларның кайберләре күргәзмәгә беркайчан да куелмавы белән үзенчәлекле.

ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина бүген ачылган күргәзмәнең киләсе елга билгеләнгән зур күргәзмәгә әзерлек булып торуын, музей тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын зурлап билгеләп үтеләчәге хакында әйтте.

Күргәзмәнең идея авторы, генераль директоры урынбасары Лилия Саттарова әзерлек барышы, төп экспонатлар, ислам күргәзмәләрен оештыруның әһәмиятен билгеләп үтте. “Биредә рухи мәдәниятебез чагылыш таба. Кызганыч, ислам белән бәйле соңгы күргәзмә Милли музейда моннан 30 ел элек оештырыла. Шуңа без киләсе елга Идел буенда ислам үсешен тасвирлаган күргәзмәгә әзерләнәбез. Камил хәзрәт Сәмигуллинда Коръәннәрнең зур коллекциясе бар. Әлеге күргәзмәгә мөфти хәзрәт тә үзендә булган китапларны тәкъдим итәр дип ышанабыз”, – диде, аннары бүгенге күргәзмәдәге экспонатларны музейга килеп эләгү тарихы белән таныштырды.

– Әлеге күргәзмә безнең тарихыбызны, тирән тамырларыбызны искә төшерә. Ил, дәүләт, шәһәр өчен музейлар бик мөһим. Без бирегә килеп бабаларыбызның һәрвакыт мөселман булуларын күрәбез. Тарихка карасак, дин – телне, ә мәдрәсәләр мәдәниятебезне саклаган. Биредә саклана торган шәмаилләргә тирән мәгънә салынган, ул безнең бабаларыбызның дингә ныклап ябышканнарын күрсәтә. “Өч әйбер диндә булмаса да, динебезне саклый: милли кием, гореф-гадәт, тел” – дип әйтелә халыкта. Буыннан-буынга мирасыбызны музейларда сакланып килә, сезгә зур рәхмәт! – дип җиткерде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан Республикасы Милли музее сайланмаларында Идел буенда ислам үсеше, мөселман Көнчыгыш һәм Көнбатыш тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре турында сөйләүче бик күп әйберләр саклана. 1905 елгы атаклы Сәмәрканд куфи Коръән факсимиле; 1941 елда профессор Иван Михайлович Покровский тарафыннан бүләк ителгән шәмаил альбомы; Төркия солтаны Мәхмәд V Рәшад галим һәм дин эшлеклесе Хәсән-Гата Габәшины бүләкләгән тәсбих; догалыклар өчен нәзакәтле футлярлар – һәр предмет үзенең уникаль тарихы һәм Татарстанда ислам үсеше белән бәйле.

Күргәзмәдә иң сирәк әйберләрдән шулай ук хаҗ белән бәйле предметлар тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, кисвә фрагментлары – Кәгъбәтуллаһ япмасы, ул хаҗ тәмамлангач, хаҗиларга таратыла торган кечкенә кисәкләр. Мөселманнар бу ядкарьләрне үз гаиләләрендә кадерләп саклыйлар, буыннан-буынга тапшыралар. Шундый зур күләмдәге кисвәнең бер фрагменты өч метрдан артык, ул 1937 елда Казан кешесеннән музейга кабул ителә. Килүчеләрнең игътибарын чит ил паспорты да җәлеп итәчәк: ул 1905 елда Мәккәгә килеп җиткән хаҗига бирелгән.

Музейда башка раритетлар да саклана: кулъязма һәм басма Коръәннәр, традицион көнчыгыш орнаменты һәм гарәп графикасы белән бизәлгән бронза эшләнмәләр, намазлыклар, язма һәм китап мәдәнияте һәйкәлләре, рухи ядкарьләр, дини язмалар язылган һәм ике изге шәһәр – Мәккә һәм Мәдинә төшерелгән шамаилләр.

Әлеге күргәзмә киләсе елда узачак истәлекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны каршылау булып тора. 2022 елга ТР Милли музее мөселман мәдәнияте буенча тагын да зуррак күргәзмә әзерли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*