tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Австралиядә яшәүче татар кызы Финзия Газизова җир асты шәһәре — Кубер Педи белән таныштыра

ВИДЕО: Австралиядә яшәүче татар кызы Финзия Газизова җир асты шәһәре — Кубер Педи белән таныштыра

“Шәһәремә, авылыма рәхим итегез” проектының яңа чыгарылышында Көньяк Австралиянең чүлле, эссе киңлекләре. Финзия Газизова опал ташы башкаласы буларак танылган җир асты шәһәре — Кубер Педи белән таныштырыр. Бу якларның тагын бер үзенчәлеге — төсле чүлне дә күрмичә калмагыз!

«Шәһәремә, авылыма рәхим итегез!» проекты татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге инициативасы белән әзерләнде. Әлеге башлангычның нигезендә татар телен үстерү һәм дөньяның төрле илләрендәге татар хатын-кызларының дуслыгын ныгыту теләге ята. Кыска онлайн-экскурсия дәвамында ханымнар үзләре яшәгән шәһәр яки авыл, кадерле һәм кызыклы булган урыннар турында туган телләрендә сөйлиләр.

Проектның җитәкчесе — Эльвира Фритше,

Редакторлар — Алсу Рәхимова, Гөлнур Даутова

Иллюстратор — Җәмилә Гергенредер

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*