tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан халкы Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында катнаша
Казан халкы Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында катнаша

Казан халкы Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында катнаша

Бүген Казан халкы Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында катнаша. Әлеге минутларда бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар, милли киемнәрдәге музыкантлар һәм артистлар Ирек мәйданында тукталды.

Бәйрәм чарасын Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы ачып җибәрде. Биредә Сабантуй өчен традицион уеннар – кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату һ.б. булды.

Кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та чыгыш ясады. Җитәкче билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә татар халкының милли бәйрәме Татарстанда гына узмый. “Бу ял көннәрендә Кузбассның 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Халыкара шахтерлар Сабантуе узачак”, – диде ул.

Бүләкләр җыю йоласы Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданчыкта тәмамланачак. Ахырдан республиканың иң яхшы фольклор коллективлары чыгышы белән театральләштерелгән тамаша була.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*