tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Сабантуйга бүләк җыю йоласы онытылмый

ВИДЕО: Сабантуйга бүләк җыю йоласы онытылмый

24 июньдә Казан халкын Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында катнашырга чакыралар.

Бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар, милли киемнәрдәге музыкантлар һәм артистлар, шулай ук шәһәр халкы һәм туристлар катнашында йөреш шәһәрнең дүрт мәйданчыгыннан башлана, дип хәбәр итте Казан мэриясе. Бүләкләр тапшыру Казан Кремле диварлары яныннан, «Корстон»нан, Иске Татар бистәсеннән һәм «Туган авылым» милли комплексыннан башлана.

Йөреш Татар дәүләт академия театры янындагы мәйданчыкта тәмамлана. Ахырдан республиканың иң яхшы фольклор коллективлары чыгышы белән театральләштерелгән тамаша була. «Сабантуйга бүләкләр җыю йоласында»нда кунакчыллык индустриясе предприятиеләре, уку йортлары, банклар, шулай ук Иске Татар бистәсенең күп санлы кунаклары, Казан халкы катнашыр дип планлаштырыла. Чара гомумшәһәр Сабан туеның матур бизәге булачак.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*