tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарих институтында «Татар теле — фән теле» дип аталган семинар була
Тарих институтында «Татар теле — фән теле» дип аталган семинар була

Тарих институтында «Татар теле — фән теле» дип аталган семинар була

31 майда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татар халкының гамәл стратегиясенә багышланган «Татар теле — фән теле» темасына семинар була.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чыгышлар өчен бишәр минутлык регалмент билгеләнә. Биредә түбәндәге сораулар буенча фикер алышу була:

Татар теле — фән теле: тарихи экскурс
Татар теленең фән теле буларак бүгенге көндә кулланылышы, потенциалы
Татар телендә терминология мәсьәләсе: тарих һәм бүгенге көн
Фәнни стиль мәсьәләсе
Татар теленең фән теле буларак даирәсен киңәйтү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Татар телендә фәнни басмалар (журналлар) мәсьәләсе, проблемалар.
Фәнни хезмәтләрне татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе
Семинар 11.00 сәгатьтә башлана.

Чарада ТР ФА Тарих институтының фән эшләре буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, педагогика фәннәре докторы, профессор Наил Туктамышев (КДАТУ), техник фәннәр кандидаты, профессор Рәшит Шакирҗанов (КДАТУ), филология фәннәре кандидаты, «Татарика» журналы мөхәррире, КФУ доценты Миләүшә Хабетдинова, физика-математика фәннәре кандидаты Ләлә Галиева, Уфадан Нәфисә Акчурина, Мәрьям Солтанова һ.б. катнашыр дип көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*