tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихчылар Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте
Тарихчылар Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте

Тарихчылар Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Сөембикә исемен бирергә тәкъдим итте

«Безнең мирас» журналы туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар белән түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашу барышында Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә Сөембикә исемен бирергә кирәк, дигән фикер әйтелде.

Тарих фәннәре докторы, галим Фәйзелхак Ислаев Казанда Сөембикәгә һәйкәл булмауга борчылуын әйтте.

«Сөембикә ханбикәгә әле дә һәйкәл куя алмыйбыз. Касыймда һәйкәл куйдык, мин сөенәм, әмма аны Казанда күрәсем килә. Ул бит Казан ханбикәсе. Менә бездә яңа мәчет төзелә башлады. Мәчеткә Сөембикә исемен бирсәк, алдына Сөембикә һәйкәлен куйсак, әйбәт булыр иде», – диде ул.

Казанның Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәп директоры, Роберт Мансуров бу фикерне хуплады.

«Яңа зур мәчеткә Сөембикә исемен бирсәк, бик мәгънәле булыр иде. Исем бирелсә, һәйкәле куела дигән сүз инде. Бу бик зур мөмкинлек, тарих шундый мөмкинлекләрдән тора бит. Мәчеткә лаеклы исем кирәк», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*