Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы күчмә утырышын үткәрә
Ташкентта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы күчмә утырышын үткәрә

Ташкентта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы күчмә утырышын үткәрә

5 июньдә Үзбәкстан башкаласы Ташкент шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы күчмә утырышын үткәрә. Аның эшендә Бюро әгъзалары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, этномониторинг үзәге җитәкчесе, галим Дамир Исхаков катнашачаклар. Утырышка Үзбәкстандагы татар-башкорт үзәкләре җитәкчеләре: Ташкенттан Ришат Нәбиуллин, Янгиюлдән Әнисә Гатауллина, Кашкадәрьядан Фирүзә Ихсанова, Җизактан Әхәт Гыйззәтуллин, Сәмәркандтан Әхмәт Сөбханкулов, Фәрганадан Равил Тугушев, Хорезмнан Дамира Латыйпова, Бохарадан Равил Исхаков, Навоидан Люция Ардаширова һәм башкалар чакырылган.

Утырыш Үзбәкстандагы татар-башкорт үзәкләренең татар халкының тарихи мирасын саклауда һәм Татарстан Республикасы белән элемтәләрне үстерүдә тәҗрибәләрен барлауга багышланачак.

Алдагы көнне – 4 июньдә чарага катнашачак Бюро әгъзалары, Казаннан килгән артистлар һәм журналистлар,Үзбәкстанның татар-башкорт үзәкләре вәкилләре Ташкентның Мирзо-Улугбәк исемендәге ял паркында үтәчәк Сабан туе бәйрәмен каршы алачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*