Хөрмәтле, конкурста катнашучылар! “Татар авылы” конкурсы милләттәшләребез арасында зур популярлык яулады. Татар авылларын, кешеләрен берләштерде. Конкурска кызыксыну арта. Оештыручыларга тавыш бирү вакытын озынайтуны сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Шуны истә тотып, оештыручылар тавыш бирү вакытын 15 нче апрельгә иртәнге сәгать 10 га кадәр озынайтты. Тагын бер яңалык! Җиңү яулаган (1 нче урын алган) авылларда “Халкым минем” тапшыруы кунакта булып, авыл турында тапшыру әзерләячәк. Шулай булгач, сезнең өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Уңышлар телибез.
Оештыру комитеты