tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда яшәүче өлкән яшьтәге имамнарга “Зәкят” хәйрия фонды азык-төлек таратты
Казанда яшәүче өлкән яшьтәге имамнарга “Зәкят” хәйрия фонды азык-төлек таратты

Казанда яшәүче өлкән яшьтәге имамнарга “Зәкят” хәйрия фонды азык-төлек таратты

Пандемия аркасында куркыныч астында калган һәм үзе-үзеңне җәмгыятьтән читләштерү чаралары кертелү сәбәпле өйдән чыгып китә алмаган Казанда яшәүче өлкән яшьтәге имамнарга шушы көннәрдә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтелде. Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фонды  30 хәзрәтнең өенә азык-төлек җыелмаларын бушлай китереп тапшырган. Күчтәнәчләр җыелмасына он, ярма, май, консервалар, шикәр, макарон, хөрмә җимешләре, чәй һ.б. кертелгән.

Продуктлар өлкәннәргә җыелган сәдакалар исәбенә таратылды, аларны битараф булмаган кешеләр махсус шушы акция өчен фондка тапшырды. Акцияне тормышка ашыруда шулай ук шәхси автомибильләре булган яшь автоволонтерлар да актив катнашты. Эшкә керешер алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре һәрвакыттагыча барлык ихтыярчыларны битлекләр, перчаткалар, антисептик белән тәэмин иттеләр һәм үзеңне читләштерү режимы шартларында азык-төлек өйләргә өләшеп йөрү буенча инструктаж уздырды.

Акциядә катнашырга теләүчеләр матди ярдәм күрәсәтә ала: акчаны Саклык банкы картасы номеры буенча 4817 7601 6652 0787 (карта хуҗасы — “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна) җибәрергә мөмкин.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».
Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*