tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова каберенә зиярәт кылуны оештыра
Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова каберенә зиярәт кылуны оештыра

Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова каберенә зиярәт кылуны оештыра

16 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алып, каберләрен зиярәт кылуны һәм чәчәкләр салуны оештыра. Чара Казанның Яңа татар бистәсе зиратында була.

«15 гыйнварда – Әлфия Авзалованың тууына 91 ел, 16 гыйнварда – Илһам Шакировның вафатына 5 ел була. Чарада Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Татар дәүләт филармониясе коллективы, сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашыр дип көтелә», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

  • Илһам Гыйльметдин улы Шакиров – 1935 елның 15 февралендә Ворошилов районы, Яңа Бүләк авылында туган — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970). 2019 елның 16 гыйнварында 83 яшендә Казанда вафат булды.
  • Әлфия Авзал кызы Авзалова — 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. ТАССРның халык (1970), РСФСРның атказанган артисткасы (1983). Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992). Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы «Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен» дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була. 2017 елның 15 июнендә 84 яшендә вафат булды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*