tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкы зур югалту кичерә
Татар халкы зур югалту кичерә

Татар халкы зур югалту кичерә

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Бүген Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, композитор Рамил Курамшин бакыйлыкка күчте. Аның белән хушлашу иртәгә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчете янында 11.00 сәгатьтә була. Быел музыкантка  75 яшь тулган. “Мәшһүр музыкант, үз васыяте буенча, Түбән Новгород өлкәсендә – туган авылында җирләнәчәк”, – дип язган социаль челтәрдә Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.. Аларга сабырлык тели. Рамил аганың урыны оҗмахта булсын

Курамшин Рамил Сөләйман улы – Татарстанның халык артисты, баянчы, композитор. 1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар (Кучкай Пожары) авылында туган. Казанның музыка училищесында укый, аны 1968 елда тәмамлап, Татар дәүләт филармониясенә эшкә керә. Бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә баянда уйный, 1969 елда ул Илһам Шакиров бригадасында чыгыш ясый башлый, 20 ел шунда эшли. Укыган елларда ук Рамил Курамшин баян өчен пьесалар яза һәм шуларны радиога барып уйный. 200дән артык җырлары билгеле.

«Чәчтем бодай», «Бишле» бию, «Сирәк-мирәк», «Җәйге авыл урамында», «Ташлар аттым Болакка», «Күңелле гармунчы», «Эрбет», «Баек», «Авыл яшьләре», «Бию», «Киндер сукканда», «Әпипә», «Гармун-патефон» һәм «Җаек күгәрчене» кебек әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*