tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәмис Сафин Ульяновскидагы «Өмет» газетасының тиражы ике тапкырга артачагын әйтте
Рәмис Сафин Ульяновскидагы «Өмет» газетасының тиражы ике тапкырга артачагын әйтте

Рәмис Сафин Ульяновскидагы «Өмет» газетасының тиражы ике тапкырга артачагын әйтте

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәмис Сафин әйтүенчә, Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко «Өмет» газетасының тиражын ике тапкыр арттыруга багышланган киңәшмә үткәргән.

«Киңәшмәдә Губернатор администрациясе, өлкә татар автономиясе, мөфтият, татар эшмәкәрләренең Сембер клубы вәкилләре катнашты. Киләсе елда өлкәнең мәдәният министрлыгы, мәгариф министрлыгы, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм барлык учреждениеләр газетага язылачак. Александр Коробко бу йомышның район башлыкларына йөкләнгәнен әйтте», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәмис Сафин.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта «Өмет» газетасының тиражы 4600 данә. «Язылу кампаниясеннән соң, тираж 2-3 меңгә данәгә артырга тиеш», – диде ул.

  • «Өмет» газетасы КПССның Ульяновск өлкә комитеты, халык депутатларының өлкә Советы һәм «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыятенең уртак карары нигезендә оештырыла. Беренче саны 1989 елның 30 декабрендә дөнья күргән. Хәзерге вакытта Ульяновск өлкә Хөкүмәтенең финанс ярдәме белән нәшер ителә. Атна саен 12 биттә һәм төсле булып чыгып килүче басманың уртача тиражы 4600 данә тәшкил итә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*