tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нияз хәзрәт Сабиров: Галимҗан Барудиның өченче хәдисләр җыентыгын да тәрҗемә итәчәкбез
Нияз хәзрәт Сабиров: Галимҗан Барудиның өченче хәдисләр җыентыгын да тәрҗемә итәчәкбез

Нияз хәзрәт Сабиров: Галимҗан Барудиның өченче хәдисләр җыентыгын да тәрҗемә итәчәкбез

Бүген, 17 декабрьдә, Казанның “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров киләчәктә Галимҗан Барудиның өченче хәдисләр җыентыгын да тәрҗемә итәчәкләрен әйтте. Бу хакта ул “Апанай” мәчетендә татар галиме Галимҗан хәзрәт Барудиның “Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган икенче китап” басмасын тәкъдим итү чарасында белдерде.

“Халкыбызның бай мирасы бар һәм безгә аны өйрәнергә кирәк. Шундый ният белән без Галимҗан хәзрәт Барудиның хезмәтләрен гарәп теленнән тәрҗемә итә башладык. Галимҗан хәзрәт хәдисләр җыентыкларын яхшы белгән, һәр мөселман өчен кирәкле хәдисләрне сайлап алган. Шундый өч җыентык әзерләнгән. Һәр җыентыкта йөздән артык хәдис тупланган”, – диде Нияз хәзрәт Сабиров.

Нияз хәзрәт әйтүенчә, беренче җыентык җиңел укыла, тиз ятлана, кыска хәдисләрдән тора. Ул мәдрәсәнең беренче сыйныф шәкертләре өчен исәпләнгән. Әлеге җыентык быел февраль аенда тәкъдим ителде. Икенче җыентык зуррак күләмдә, монысында Галимҗан Баруди хәдисләрне риваять иткән сәхәбәләр турында мәгълүмат та биргән. Өченче китап тагын да зуррак күләмдә, ул югарырак сыйныф укучыларына исәпләнгән булачак.

“Татар галимнәре әз тәрҗемә ителә. Ләкин татар галимнәренең мирасы турында гарәпчә докторлык диссертацияләре яклаган галимнәребез үсеп килә. Шуңа күрә киләчәгебез якты булыр”, – ди Нияз хәзрәт Сабиров.

Галимҗан Баруди хезмәтләрен Нияз хәзрәт Сабиров үзе тәрҗемә иткән, “Апанай” мәчетенә караган “Иман” нәшрияты басмага әзерләгән. Әлеге җыентыкларны “Апанай” мәчетеннән сатып алып булачак, ди хәзрәт.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*