tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йорты «Җәйге кичләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә чакыра
Татар китабы йорты «Җәйге кичләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә чакыра

Татар китабы йорты «Җәйге кичләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә чакыра

Шагыйрь, композитор, җырчы һәм музыкантны нәрсә берләштерә?

Әлбәттә, уртак сәнгать әсәре. Әгәр бер сәнгать әсәрен булдыруда шагыйрь дә, композитор да, башкаручы да чын күңелдән катнашса, бу әсәр аеруча зур кыйммәткә ия була. Тамашачыларның йөрәгенә дә үтеп керә.

Татар китабы йорты Сезне «Җәйге кичләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә, сыйфатлы музыка тыңларга чакыра.

Концерт 28 нче июль, 19:00да узачак.

Концертта катнашалар:
🔸 Рамил Миндияр (җырчы, композитор, ТР Атказанган артисты),
🔸 Айгөл Зәйнуллина  (Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер),
🔸 Ильяс Камал (Халыкара конкурслар лауреаты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты),
🔸 яшь артист Әмирхан Шәрифуллин.

Концертны Идел Кыямов («Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе дикторы, актёр, нәфис сүз остасы) алып бара.

Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*