tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рената Шагалиева: «Татарча язылган открыткалар булырга тиеш!»
Рената Шагалиева: «Татарча язылган открыткалар булырга тиеш!»

Рената Шагалиева: «Татарча язылган открыткалар булырга тиеш!»

Рөс­тәм Миң­не­ха­нов биз­нес-оеш­ма­лар бе­лән оч­раш­кан­да, Чал­лы­дан 16 яшь­лек Ре­на­та Ша­га­ли­е­ва үзе­нең биз­не­сы ту­рын­да сөй­ләп ба­ры­быз­ны да шак­ка­тыр­ды. Ул отк­рыт­ка­лар са­ту эшен­нән 120 мең сум­га якын ке­рем ал­ган. Ре­на­та мо­ңа «Эш­мә­кәр­лек фаб­ри­ка­сы»н­да укы­ган­да иреш­кән.

LIFE POSTER дип аталган проект – Шагалиевларның гаилә белән башкара торган бизнесы. Рената – җитәкче булса, әнисе һәм сеңлесе –  дизайнер һәм иллюстратор, әтисе – сео-белгеч икән. Без Рената белән бизнес серләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

– Открыткалар ясау идеясе кайчан, ничек күңелеңә килде икән, Рената?

– 2018 ел иде ул. Минем әнием дизайнер булып эшли һәм мин үзем дә дизайн белән шөгыльләнәм. Гаиләбез белән яңа бизнес ачарга теләдек тә, әнием открыткалар ясауны тәкъдим итте. Шул ук елның декабрь аенда беренче тиражны сата да башладык. Открыткалар ясауны тулысынча күзалласак, башкарып чыга алсак та, бизнес һәм сату турында, боларны ничек дөрес итеп эшләргә кирәклеге турында әле берни дә белми идек.

– LIFE POSTER проекты – исеме матур яңгырый!

– Открыткалар ясау идеясен генә түгел, проектның исемен дә (LIFE POSTERны) әнием тәкъдим итте. Исем миңа бик ошады. Хәзер бу сүзтезмә минем өчен шулкадәр дә якын инде.

– Сез ясаган открыткаларның ничә процентын татар телендәге открыткалар тәшкил итә? Алар популярмы? Нинди тематика күбрәк популяр?

– Татар телендәге открыткалар беренче тиражда ук бар иде инде. Аларны ясау үзеннән-үзе килеп чыкты – татар телендәге открыткалар кирәк, алар булырга тиеш дип уйладык. Хәзерге вакытта бөтен продукциянең якынча 7 процентын тәшкил итә алар. Бәлки, киләчәктә күбрәк тә булыр әле. Татар телендәге открыткалар популяр түгел дип әйтеп булмый. Аларны Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча күпләп алалар.

Маркетплейслар (маркетплейс – онлайн кибет) аша да татарча открыткаларны бик еш алалар. Быел без халыкара «Амазон» маркетплейсына чыгарга планлаштырабыз. Татарча открыткалар, әлбәттә, анда да булачак. («Амазон» – онлайн сату платформалары арасындагы иң эре Америка компаниясе).

– Рената, мәктәп бизнес белән шөгыльләнергә комачауламыймы?

– Менә ике ел инде мин мәктәпкә йөрмичә – өйдә торып укыйм. Бу төр уку «семейное обучение» дип атала. Мәктәбем Мәскәүдә урнашкан һәм мин анда имтиханнар тапшырырга гына барам. Гаиләдә уку форматына кадәр Чаллы шәһәренең 78нче лицеенда укыдым. Хәзер исә  LIFE POSTER проектын үстерү өчен вакытым һәм мөмкинлекләрем күбрәк.

– Киләчәккә планнарың нинди, Рената?

– Быел үз командамны тупларга телим. Мин югары уку йортына кергәч, бизнесым миннән башка да эшли алсын өчен кирәк бу.

Әгәр дә гомумән алсак, планнарым – бизнесны киңәйтү һәм открытка сату буенча Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөнья базарларын яулап алу.

– Бизнес белән шөгыльләнергә теләгән яшьтәшләреңә нинди киңәшләр бирер идең?

– Үзегезгә ошый һәм канәгатьлек китерә торган нәрсәләр белән шөгыльләнегез. Яраткан шөгылегез сезгә ничек табыш китерә ала – шул турыда уйлагыз. Бәлки, хоббиегыз башкалар өчен дә файдалыдыр? Һәрбер эш кешеләргә, кечкенә генә булса да, файда яки канәгатьлек китерергә тиеш.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*