tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтәләр
Татар китабы йортында галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтәләр

Татар китабы йортында галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтәләр

6 октябрьдә Татар китабы йортында педагог һәм галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Музейда күргәзмә ачыла, мемориаль такта янында чәчәкләр куела һәм түгәрәк өстәл утырышы була.

  • Нургали Надеев (1882-1940) – Россия тарихыннан татар телендә беренче дәреслекләр авторы, Оренбургтагы татар педагогия институтының беренче директоры һәм Казан педагогия институты доценты. Ул 13 яшьлек Муса Җәлилне урам тормышыннан аралап, малайны хәрби-сәяси мәктәпкә алып баручы кеше буларак тарихка керә.

«Надеев тормышында тарихи очрашулар болай да күп була. Ул Саратов губернасында туган, Казанда Гаяз Исхакый белән бер мәдрәсәдә укыган, Оренбургта Фатыйх Кәрими һәм Шәриф Камал белән бергә эшләгән. 1925 елдан соң ул хәзерге вакытта Шәриф Камал музее ачылган йортта яши», – дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

6 октябрьдә музей тарихында беренче тапкыр «Нургали Надеев: Гыйлем җәүһәрләре» күргәзмәсе ачыла. Монда Надеевларның гаилә архивыннан уникаль фотосурәтләр һәм кулъязмалар, Милли музей фондыннан һәм Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдән китаплар, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының тарих музееннан экспонатлар күрсәтеләчәк.

«Чарада катнашучылар татар китабы йорты фасадындагы мемориаль тактага чәчәкләр куячак. Нургали Надеев хөрмәтенә такта 1983 елда ук куела, ә соңгы елларда реставрациядә була. Быел истәлек билгесе үз урынына кайта», – диелә хәбәрдә.

Чара татар китабы йорты һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл белән дәвам итә. Галим тормышының билгесез чорлары турында чыгышлар була.

6 октябрьдә чаралар программасы:

  • 14.00 – «Нургали Надеев: Гыйлем җәүһәрләре» күргәзмәсен ачу тантанасы һәм мемориаль тактага чәчәкләр салу.
  • 14.30 – «Нургали Надеев һәм XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар мәгариф һәм мәгърифәт эшчәнлеге» түгәрәк өстәл утырышы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*