tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Безнең заман» фестиваленең зона этабында беренче җиңүчеләр билгеләнде
«Безнең заман» фестиваленең зона этабында беренче җиңүчеләр билгеләнде

«Безнең заман» фестиваленең зона этабында беренче җиңүчеләр билгеләнде

«Безнең заман» юбилей фестиваленең Әлмәт зона этабы җиңүчеләре билгеләнде. Җиңүчеләр Казанга суперфиналга чакырылган.

«Ике көн – 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә – Әлмәттә җитди иҗади ярышлар барды. Фестивальнең беренче зона этабына «Нефтьче» мәдәният сарае республиканың 16 районыннан 300 катнашучы җыйды», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Зона бәйгесендә гомумкоманда ярышында I урынны берьюлы 5 команда бүлешкән: «Транснефть-Кама буе» АҖ, «РИМЕРА-АЛНАС» ҖЧҖ, Берләштерелгән металлургия компаниясе – «Выксун металлургия заводы» АҖ филиалы (Әлмәт), Чистай районы үзәк хастаханәсе һәм «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы.

Жюри II урынны Аксубайның «Наз» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» командасына биргән. III урынны «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе һәм Әлмәт районы Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе командалары алды. Моннан тыш, өч номинациядә аерым башкаручылар зона этабы бүләкләренә ия булган.

Барлык катнашучыларга да ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм жюри рәисе Резеда Галимова имзалаган дипломнар тапшырылган.

Әлмәт турына республиканың 54 предприятиесе һәм оешмасыннан гариза килгән. Команда ярышында 9 җыелма команда катнашкан. Беренче көнне, 30 сентябрьдә, катнашучылар «Музыкаль юнәлеш» һәм «Бию юнәлеше» номинацияләрендә номерлар тәкъдим иткән. Икенче көнне «Дан минуты» номинациясендә чыгышлар күрсәтелгән. Шулай ук гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы булган.

Гала-концертны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина, шулай ук жюри рәисе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай ис. Татар дәүләт филармониясенең ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резеда Галимова катнашкан.

Оештыручылар зона этабын үткәрү көннәрендә Әлмәттә жюри әгъзаларыннан түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар узуын хәбәр итә.

Киләсе зона ярышларын 7-8 октябрьдә Түбән Камадагы Халык иҗаты йорты кабул итәчәк. Казанда исә зона бәйгеләре 14-15 октябрьдә узачак. Суперфинал 4-5 ноябрьгә планлаштырылган: ул Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы) оештырыла. 6 ноябрьдә «Пирамида»да репетиция көне. Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты – 7 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*