tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында яңа күргәзмә
Татар китабы йортында яңа күргәзмә

Татар китабы йортында яңа күргәзмә

Халыкара астрономия көне уңаеннан Татар китабы йортында (Казан шәһәре, Шәриф Камал мемориаль фатиры) “Татар галәме” күзгәзмәсе ачылды. Ул Кояш системасына кергән сигез планета турында мәгълүмат туплаган инфографикалардан гыйбарәт. Аларда планеталарның заманча һәм элекке атамалары, аларның иярченнәре, яше, зурлыгы, Кояштан уртача ераклыгы һ.б. мәгълүмат урын алган. Инфографикаларны Казан (Идел буе) федераль университеты гыйльми хезмәткәре, “Гыйлем” фән һәм мәгърифәт үзәге әгъзасы Ләйлә Миңнуллина әзерләгән.

Күргәзмә белән 20 майга кадәр танышырга мөмкин.

Сәрбиназ Шәйхелова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*