tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Сәбвән хәзрәт Сөләймановның юбилей кичәсе узды
Ульяновск өлкәсендә Сәбвән хәзрәт Сөләймановның юбилей кичәсе узды

Ульяновск өлкәсендә Сәбвән хәзрәт Сөләймановның юбилей кичәсе узды

16нче май көнне Ульяновск өлкәсенең мәртәбәле мөфтие Сәбвән хәзрәт Сөләймановның 80 яшьлек юбилее узды.

Кичәне Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ Диния нәзарәтенең рәисе Ильдар Сафиуллин алып барды. Иң әүвәлдән ул татарстанлыларның тирән кайгысын уртаклашты, Казандагы фаҗигадә һәлак булганнар рухына дога кылынды, җәрәхәтләр алган сабыйларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә тиз арада савыгу теләкләре әйтелде.

Юбилей кичәсендә шулай ук Ульяновск шәһәренең Заволжский районы Татар милли-мәдәни автономиясе советы җитәкчесе, “Мәхәллә №1” дини оешмасының рәисе Рафаэль Назмутдинов катнашты.

Юбилярга, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән,  Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов котлау сүзләрен җиткерде. Ул Казан халкының авыр кайгысын уртаклашу өчен рәхмәтен белдерде һәм Ульяновск өлкәсендәге милләттәшләр белән бер-беребезне якын күреп, туганнарча яшәвебезнең мөһимлеген ассызыклап үтте.

“Сәвбән хәзрәт – ул бик дәрәҗәле шәхес. Аны нәкъ менә татар хәзрәте буларак кылган гамәлләре хакында барыбыз да беләбез, Сәвбән хәзрәтне чиксез хөрмәт итәбез. Киләчәктә дә бергә эшләргә насыйп булсын! – дигән теләкләрен җиткерде Фәрит Мифтахов.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*