tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены пресс-релизы
VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены пресс-релизы

VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены пресс-релизы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 2021 елның 20-22 май көннәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын уздыра.

Җыенда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 60 тан артык регионыннан һәм чит илләрдән 300 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

20 май көнне гүзәл затларыбыз төркемнәргә бүленеп түбәндәге дискуссион мәйданчыкларда эшлиячәкләр:

1.“Матур әдәбиятка кызыксыну уяту юллары”;

2.“Без – Тукайлы халык”;

3.“Заманча белем бирү шартларында милли үзаңны үстерү”.

21 май көнне җыен делегатлары “Чулпан” мәдәни үзәгендә чараның пленар утырышы һәм “Калфак туе”нда катнашачаклар. Шулай ук биредә татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсе, халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар ярминкәсе дә оештырыла.

Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Өч аршын җир” спектаклен тамаша кылачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*