tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йортында Җәвад Тәрҗемановның «Шуктуган» әкиятен сәхнәләштерделәр
Татар китабы йортында Җәвад Тәрҗемановның «Шуктуган» әкиятен сәхнәләштерделәр

Татар китабы йортында Җәвад Тәрҗемановның «Шуктуган» әкиятен сәхнәләштерделәр

23 октябрь көнне Татар китабы йортында Җәвад Тәрҗемановның «Шуктуган» әкиятен карап булачак. Бу хакта Татар китабы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шуктуган» әкияте 1962 елда язылган. Аның рус теленә тәрҗемәсе 1964 елда дөнья күрә. Шулай ук хәзерге вакытта украин, инглиз, испан, румын, поляк, гарәп, фарсы, литва, молдован, тамилә, хинди , пушту, дари, кыргыз телләренә тәрҗемәләре дә бар.

«Шуктуган» әкият геройлары – безнең әйләнә-тирәбездәге яшәүче кошлар, җәнлекләр: тукраннар, куян, тиен, поши һ.б. Әсәрдә хәтфәдәй урманнарыбызны, менъеллык агачларны корткычлардан саклаучы тукраннар тормышы тасвирлана.

Тамаша 23 октябрь көнне 13:00да башлана. Спектакльгә билет бәясе – 200 сум.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*