tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендәге төзекләндерү эшләрен карады
Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендәге төзекләндерү эшләрен карады

Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендәге төзекләндерү эшләрен карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара өлкәсенә сәфәре барышында шәһәрдәге тарихи мәчеттә алып барылучы ремонт эшләре белән танышты. Әлеге гыйбадәт йортын 1891 нче елда танылган меценат Тимербулат Акчурин салдыра. 1930 нчы елларга кадәр ул Самара шәһәрендәге татар һәм мөселман дөньясы үзәге буларак та хезмәт итә.

Мәчет 1932 нче елда ябыла. Биредә балалар бакчасы, соңрак торак бина була. 1994 нче елда ул мөселманнарга кире кайтарыла. 2009 нчы елда төзекләндерелеп, мәчет кабат үз ишекләрен ача. Бүген монда ремонт эшләре бара.

Васил Шәйхразыев Самара татарларының “Дуслык” оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев һәм башка милләттәшләребез белән берлектә, тарихи мәчетнең проектын карады. Биредә алып барылган эшләр белән гыйбадәт йортының рәисе Усман Илингин таныштырды.

Мәчеттә китапханә, уку залы, Ислам нигезләрен өйрәтү буенча курслар эшли. Киләчәктә Самара татарлары тормышына багышланган музей да булдырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*