tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Самара шәһәрендәге “Яктылык” мәктәбендә булды
Васил Шәйхразыев Самара шәһәрендәге “Яктылык” мәктәбендә булды

Васил Шәйхразыев Самара шәһәрендәге “Яктылык” мәктәбендә булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген эш сәфәре белән Самара өлкәсендә. Биредә ул татар телен тирәнтен өйрәтүче “Яктылык” мәктәбендә булып, җитәкчелек һәм өлкәдәге актив милләттәшләребез белән очрашты.

“Яктылык” мәктәбендә хәзерге вакытта 444 бала белем ала. Уку йортының 15 еллык тарихы бар. Биредә милли гореф-гадәтләребезне саклауга, мәдәниятебезне укучылар күңеленә сеңдерү буенча зур эш алып барыла.

Мәктәп директоры Радикъ Газизов Милли Шура рәисен уку йорты һәм укыту процессы белән таныштырды. Бинаны зурайту эшләре барышы хакында сөйләде. Бөтендөнья татар конгрессы “Яктылык” мәктәбенә дәреслекләр белән ярдәм итә. Укытучыларның белемен күтәрү курсларын оештыра. Алга таба да хезмәттәшлек дәвам итәчәк дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*