tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессының Казан бүлеге мәртәбәле кунаклар белән Әлкидә
Татар конгрессының Казан бүлеге мәртәбәле кунаклар белән Әлкидә

Татар конгрессының Казан бүлеге мәртәбәле кунаклар белән Әлкидә

29 август көнне Әлки районында күп кенә чаралар үтте. Әлбәттә, иң дәрәҗәле бәйрәмнәрнең берсе – ул Корбан ашлары.  Корбан ашына туган ягын сагынып, үз халкын сагынып кайтучылар байтак булды ул көннәрдә. Алар арасында Мәскәүдән кайткан кунагыбыз – Халыкара ислам бизнесе ассоциациясе президенты Марат Вазыйх улы Кабаев, аның Идел ягы Федераль округ буенча вәкиләтле вәкиле Мифтахов Фәрид Фәиз улы, (ул шулай ук БТК Казан оешмасы рәисе һәм Нурлат якташлыгының җитәкчесе), Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар бар иде.

Динне һәм бизнесны берләштерү, яшьләргә үрнәк күрсәтү, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, мәдәниятебезне, тарихи урыннарны саклау турында аралаштылар. Башкача булуы мөмкин дә булмас иде. Бирегә җыелган кунаклар – Республикабызның милли мәсьәләләр юнәлешендә эшләүче дәрәжәле шәхесләр булды биредә. Шундый матур бәйрәм чаралары елдан-ел арта бара. Шуларны күреп, әлбәттә, күңел шатлана. Киләчәктә дә шулай була курсен дигән өмет белән яшик!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*