tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Юлия Фәткуллина: “Кешенең уй-фикерләре, тәрбиясе, акылы – барысы да күзләрендә чагыла”
«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Юлия Фәткуллина: “Кешенең уй-фикерләре, тәрбиясе, акылы – барысы да күзләрендә чагыла”

«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Юлия Фәткуллина: “Кешенең уй-фикерләре, тәрбиясе, акылы – барысы да күзләрендә чагыла”

Быелгы «Татар кызы» халыкара бәйгесе финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы конкурсантка – Швеция данын яклаучы Юлия Фәткуллина.

ЮЛИЯ ФӘТКУЛЛИНА

  • Швеция, Стокгольм шәһәре
  • 25 яшь

 

  • Белеме: Стокгольм университеты студенты.
  • Мавыккан шөгыльләре: китап уку, җырлау, шигырьләр ятлау.
  • Тормыш шигаре: «Тормыштан могҗиза көтмәгез – ул могҗизаны үзегез булдырыгыз»

“Әтием, әнием, энем… Гаиләбез зур безнең! Яныбызда Артур абыем гына юк… Ике ел инде… Якыныңны югалту – җир тетрәве кебек икән… Кадерле кешеләрем сау-сәламәт булуның никадәр мөһим икәнен шуңа да яхшы аңлыйм.

Киләчәктә икътисадчы булачакмын. Хәйрия фонды ачу, планетабызның иң хәерче илләрендә – Африкада, Һиндстанда мәктәпләр төзү, андагы халыкка медицина ярдәме күрсәтү турында хыялланган кыз тагын нинди һөнәр сайласын инде?!

Чит илдә туып-үскән кешегә бу бәйгедә катнашу җиңел түгел, әлбәттә. Әмма мин тырышам! Тамырларым белән кызыксыну, туган телемне камил белергә омтылу, татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә тартылу – болар инде күңелемнән китмәс! Швед, инглиз, рус телләре янына татар теле дә өстәләчәк! Хыяллар зурдан: 30 яшем тулганда мин татар, гарәп (анысын абыем белән өйрәнә башлаган идек инде), мандарин телләрендә иркен сөйләшергә тиеш. Соңгы вакыт татар аш-суларын пешерергә өйрәнәм. Монысы өчен узган ел катнашкан «Ауропа Татар кызы» бәйгесенә рәхмәт. Булачак иремне булдыклы хуҗабикә буларак та сөендерәсем килә! Әбием белән әнием – профессиональ аш-су осталары: миңа берничек тә алардан калышырга ярамый.

Чулпан Хаматова, Шерил Сандберг, Мишель Обама – болар кумирларым! Минем өчен беренче урында – аларның эчке матурлыгы. Кешенең уй-фикерләре, тәрбиясе, акылы – барысы да күзләрендә чагыла дип саныйм”, -ди Юлия Фәткуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*