tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе Альбина Медведева: “Рәхмәтемне Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җиткерәсем килә”
“Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе Альбина Медведева: “Рәхмәтемне Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җиткерәсем килә”

“Татар кызы” бәйгесе җиңүчесе Альбина Медведева: “Рәхмәтемне Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җиткерәсем килә”

Бүген “Татар кызы-2023” Халыкара бәйгесе җиңүчесе Альбина Медведева Бөтендөнья татар конгрессы бинасы яныннан бүләккә бирелгән машинасын алып китте.

-Хисләремне аңлатып та булмый, бу көнне мин бик зарыгып көттем. Җиңүемә, машиналы булуыма ышана алмыйм, төшемдә күрәм төсле.  Бү мизгелләремне кичерүем өчен Ходаема, әти-әниемә, шушы көннәрдә янымда булган һәм көч биргән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Мин – бик бәхетле кеше. Шулай ук аерым рәхмәтләремне Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җиткерәм, – дип хисләре белән бүлеште Альбина.

Исегезгә төшерәбез, 17 сентябрь көнне, Үзбәкстан республикасының Ташкент шәһәрендә Халыкара «Татар кызы-2023» бәйгесе үтте. Быел җиңүче исеменә Пенза өлкәсеннән Альбина Медведева лаек булды. Җиңүче таҗын, милли хәситәне һәм төп бүләк “Lada Granta” машинасы ачкычларын аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*