tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар моңы» фестивале беренче тапкыр Илһам Шакиров исеме белән уза
«Татар моңы» фестивале беренче тапкыр Илһам Шакиров исеме белән уза

«Татар моңы» фестивале беренче тапкыр Илһам Шакиров исеме белән уза

Унбер еллык тарихы булган «Татар моңы» фестивале быел беренче тапкыр Илһам Шакиров исеме белән уза. Конкурс 2019 елда башлана. Пандемия сәбәпле, сайлап алу этаплары 2021 елга күчерелә. Гала-концерт исә 19 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Татар моңы»н Илһам Шакиров исеме белән бәйләүне зур җаваплылык дип атады.

«Илһам Шакиров исеме белән узуы планканы тагын да ныграк күтәрә. Бу бишләтә җаваплылык. Бик күп кенә популяр җырчылар «Татар моңы»ннан чыккан. «Бөтен юллар да Римга илтә» дигән кебек, сәхнәгә менүчеләрне дә бөтен юллар «Татар моңы»на алып килә», – диде ул.

«Татар моңы»ның дүрт номинация буенча җиңүчеләре билгеле. «Халык җыры» номинациясендә – Алинә Гыйльметдинова, «Инструменталь башкаручы»да – Алмаз Ахунов, «Эстрада вокалы» номинациясендә Вилнур Әдилов белән Гөлназ Муллаәхмәтова, «Академик вокал» номинациясендә Диләрә Төхвәтуллина белән Илгиз Мөхетдинов җиңүчеләр дип табылган.

19 октябрьдә узачак концертта җиңүчеләр жюри әгъзалары белән берлектә чыгыш ясаячак. Җиңүчеләрнең һәрберсе статуэтка һәм акчалата премия белән бүләкләнәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*